Яшел Үзән

Берләшерләрме, юкмы

Хакимият Яшел Үзәндә суднолар төзү кластеры оештыруны халык тыңлавына чыгарды, дип хәбәр итә хокукый мәгълүмат порталы.

Сүз Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән проект-конструкторлык бюросының производство һәм фәнни-техник потенциалын берләштереп файдалану турында бара.
Моннан алда «АК Барс» холдингы илебез хөкүмәтенә Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросын үзе карамагына тапшыру турында тәкъдиме белән чыккан иде. Тәкъдим Россия хөкүмәте вице-премьер Дмитрий Рогозинга җиткерелде, дип язалар KazanFirst.ru сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: