Яшел Үзән

Берлинга кадәр – аты белән

Җиңүнең 71 еллыгы якынлашып килә. Инде без дә, сугыштан соң туган балалар, җиденче дистәне түгәрәкләп киләбез. Мин үземнең әтием Фатих Вәлиев турында язып үтәсем килә.

Ул сугышка кадәр колхозда ат караучы булып эшләгән. Әни белән өч бала тәрбияләгәннәр. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәреннән үк сугышка киткән. Анда да аттан аерылмаган, тугры дусты белән Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңүне каршылый. Туган йортына яңа 1946 елны каршыларга кайтып җитә. Сугыштан соңгы еллар авыр була. Әтиебез колхозда атта эшләвен дәвам итә - басудагы тракторларны ягулык белән тәэмин итә. Бер юлы әтием ягулык белән тулы 200 литрлы мичкәне арбасына бер үзе тәгәрәтеп менгерә. Шул көннән саулыгым бетте, дип әйтә иде. шулай авырый торгач, 1955 елда вафат булды. Без - алты бала ятим калдык. Әниебез беребезне дә ач-ялангач итмәде. Урыны җәннәттә булсын. Тишек булса - ямады, юды, хәленнән килгәнчә тырышты.
Җиңү көне якынлашкан саен безнең дә йөрәкләр сыкрый (гәрчә без сугыштан соң тусак та). Сугыштан соңгы елларда кешеләр туйганчы икмәк тә ашый алмады бит. Ул чорда яшәгән фронтовикларга бернинди дә ярдәм булмады, чөнки илебез үзе дә авыр хәлдә иде. Инде, Аллаһка шөкер, илебез бай - кибет киштәләре азык-төлектән сыгылып тора. Көннәребез тыныч, илебез бай булсын, беркайчан да сугыш уты кабынмасын, барыбызга да куанып, шатланып бәхетле тормышта яшәргә насыйп булсын.
Мәүлия Мөхәммәдъярова.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: