Яшел Үзән

«Беркучи» – хезмәткәрләрен көтә

Шатлыклы хәбәр - элекке тегү фабрикасы урынында ремонтланган, заманча җиһазландырылган, хезмәткәрләре өчен барлык шартлар булдырылган фабрика кабат ишекләрен ачты.

Ул яшел үзәнлеләр һәм читтән килеп эшләргә теләүчеләрне 150гә якын эш урыны белән тәэмин итәргә сәләтле булачак. Ә бүгенге көндә «Беркучи» ААҖ 60 белгечне кабул итәргә әзер инде.
Тукыманы кисү, тегү һәм чигү цехлары хезмәткәрләрен көтә. Уңайлы, якты бүлмәләрдә яхшы, чит илдән кайтартылган машинкалар белән идарә итү - тегү һөнәренең осталарында үз эшләреннән бары тик канәгатьләнү хисе генә тудырачак, әлбәттә. Чигү цехы автоматлаштырылган: биредәге агрегат дип әйтик инде, берьюлы 15 эшләнмәгә 9 төрле төс белән чигеш ясый һәм әлеге «Барудан» немец җайланмасы белән бары тик бер кеше идарә итәчәк! Шунда ук логотип станогы тора. Тукымаларны кисү комплексы да шулай ук автоматлаштырылган.
- «Беркучи» ААҖ оештыруның төп максаты булып мәктәп формалары, трикотаж тукымалардан ирләр, хатын-кыз, балалар киемнәре һәм гүзәл затларыбыз өчен эшлекле костюмнар тегү тора. Җитештерелгән продукция­не «Беркучи» компаниясе кибетләрендә сатачакбыз. Киемнәрне тегү өчен югары сыйфатлы чималны Россия һәм чит илләрдән кайтарабыз. Ә хезмәткәрләргә килгәндә, алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак: түләүсез төшке аш, теләгән вакытта - чәй, кофе, җиңелчә кабымлык­лар; фаб­рика бар көченә эшли башлагач, махсус транспорт эшкә йөртәчәк, әлегә эшкә бару-кайту чыгымнарын түлиячәкбез. Хәзергә эш көне сигез сәгатьлек, ә соңрак иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр ике көн эшләп, ике көн ял режимына күчәргә планлаштырабыз. Хезмәткәрләребезгә уңайлы эш өчен барлык шартлар булдырылган. Читтән килеп эшләргә теләгән белгечләр өчен яшәү шартлары булдыруны да күз уңында тотабыз, - ди «Беркучи» (бөркетле сунарчы мәгънәсендә) ачык акционерлык җәмгыяте Яшел Үзән тегү фабрикасы директоры Аббас Хыдыров.
Бу яңа проектка түбәндәге специалистларны эшкә чакырабыз:
баш инженер (хезмәт хакы 30-40 мең сум)
мастер (30-40 мең)
технолог (25-30 мең)
конструктор (25-30 мең)
тегүче 3-4 разряд (эш башыннан (сдельная) 20 мең сумнан алып)
кисүче (эш башыннан 20 мең сумнан алып)
үтүкләүче (эш башыннан 15 меңнән алып)
контролер (15 мең сум)
упаковщик (эш башыннан 15 меңнән алып)
Кем тегү машинкасы белән дус, кем эш эзләп арыган - рәхим итегез! Әлегә Фабричная, 58 адресы буенча урнашкан «Беркучи» тегү фабрикасы хезмәткәрләр кабул итүен дәвам итә.
Аралашу өчен телефон: 8 (84371) 4-04-82.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: