Яшел Үзән

"Беренче сентябрь капиталы"

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов, укучыларны уку елы башлануга әзерләүне җиңеләйтү өчен, "беренче сентябрь капиталы" н кертергә тәкъдим итте.

Вице-премьер Татьяна Голиковага депутат шул хактагы мөрәҗәгатен юллады. Аның фикеренчә, һәр гаилә дә, бала өчен мәктәпкә кирәкле әйберләрне сатып ала алмый. Шуңа күрә Чернышев "беренче сентябрь капиталы" программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итә. Аның кысаларында, ата-аналарга мәктәпкә әзерләнү чыгымнарын каплау өчен өстәмә акчалар бүлеп биреләчәк. 
Финанс ярдәмнең төгәл суммасы әлегә әйтелми. 
Superjob сервисы үткәргән сораштырулар нигезендә, Красноярскида һәм Новосибирскида гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләү өчен уртача тугыз мең сум акча тота икән. Мәскәү халкына бала җыю 8,7 меңгә төшә. Пермьдә әти — әниләрнең чыгымнары уртача 6,5 мең тәшкил итә. 
"Авито" сервисы аналитиклары мәгълүматлары буенча, пенал, рюкзак һәм мәктәп формасы сыман кирәк - яраклар уртача 2619 сумга төшә икән. Укучы өчен иң кыйммәтле җыелма Мәскәүдә, биредә ул 3326 сумга төшә. Иң арзанлысы-Ижау, Пермь һәм Волгоградта. Бу шәһәрләрдә сумма ике меңнән 2,2 мең сумга кадәр җитә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: