Яшел Үзән

Бердәнберебез бит ул

Бөтен гомеремне туган авылым Мулла Илендә үткәреп, яши-яши 74кә җиттем, әмма дә ләкин, 8 яшемнән алып, хәзергә тикле районыбыз газетасыннан аерылып торганым булмады. Ул минем иң ышанычлы дустым, юлдашым булып калды. Шушы тарихи озын чорда аның һәр санын укып барган кеше буларак, шуны әйтәсем килә: газетаның иң сыйфатлы булып чыга...


Бөтен гомеремне туган авылым Мулла Илендә үткәреп, яши-яши 74кә җиттем, әмма дә ләкин, 8 яшемнән алып, хәзергә тикле районыбыз газетасыннан аерылып торганым булмады. Ул минем иң ышанычлы дустым, юлдашым булып калды.
Шушы тарихи озын чорда аның һәр санын укып барган кеше буларак, шуны әйтәсем килә: газетаның иң сыйфатлы булып чыга торган чагы - нәкъ менә хәзер. Милли редакция журналистлары газетаның бик тә чикләнгән, аз күләмле битләрендә күп нәрсәне үтемле һәм кызыклы итеп җиткерә беләләр. Үрнәк кешеләрне табып, аларны калку итеп күрсәтә алалар. Газетабыз тәрбияви юнәлештә нык эшли, җан өшеткеч вакыйгалар даими бирелеп барыла, мондый хәбәрдарлык безне уйландыра, кисәтә, битараф булмаска, уяулыкка чакыра. Иң зур теләгем шул: һәр татар гаиләсе «Яшел Үзән»не алдырсын иде, шундый байлыктан үзеңне мәхрүм итеп яшәү һич тә аңлашылмый. Газеталар алар бик күп, ләкин безнең төбәк хәлләрен шундый осталык белән әйтеп бирә торганы бер генә, фәкать «Яшел Үзән» генә. Татарлыгы белән горурланган кеше өчен - бу күктән төшкән бәхет. Аллаһка шөкер, безнең Мулла Илендә «Яшел Үзән»не ябырылып укыйлар. «Яшел Үзән», үзенең төп мәсләгенә тугры хәлдә, халкыбызның дине, теле, әхлагы проблемаларын үзебезнең төбәк белән тыгыз бәйләнештә туктаусыз күтәрә килә. Газетабызга бүген бер рубрика да тәкъдим итәсем килә. Ул «Минем мәхәлләм, минем мәчетем» дигән рубрика. Бүгенге вәзгыять өчен бик кирәк ул. Минем сездә шул исемдәге шактый зур язмам бар, шуның кызыклырак урыннарын сайлап алып, шулар белән рубриканы ачып җибәрсәгез иде.
Газетада мәктәп тормышының даими яктыртылуы мине сөендерә. Балаларның тырышып язган мәкаләләрен күбрәк бирсәгез иде. Гомерем буе яратып укып барган аксакал авторларга газета урынны түрдән бирә. Илтөзәр абый Фатыйхов үзе генә ни тора! Әдәби биткә «Фирүзә» дигән исемне мин тәкъдим иткән идем. Фаил Шәфигуллинның шул исемдәге укып туеп булмый торган хикәясе бар. «Фирүзә» озын гомерле булды. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр саны ишәя. Минем үземә Альберт Илмөхәммәтов иҗаты бигрәк тә якын. Авторларыбыз балалар өчен дә язсын иде. Юмор, сатира күбрәк булсын иде. Бу уңайдан бер тәкъдимем дә бар. Кечкенә күләмле юморескаларга бәйге игълан итәргә кирәк.
Мин редакциягә һәрвакыт рәхмәтле. Редакция әһелләре миңа карата бик игътибарлы, мине һәрвакыт аңлыйлар, чөнки мәнфәгатьләребез уртак. Без бер үк юлдагылар. Безне шуннан бернәрсә дә тайпылдыра алмас. «Яшел Үзән» авыр юлдан бара, шәһәр белән авылны бер җепкә бәйли. 1нче биттәге яңалыкларда иң актуаль хәбәрләр кыска һәм тыгыз эчтәлекле итеп бирелә. Халык бик яратып укый. Хәзерге саннарда проблемалы баш мәкаләләр дә бирелә тора элгәре кебек. Бу - журналистларның зур казанышы. Аларда бер генә буш җөмлә дә юк. Проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтеп, газета җәмгыятебезгә, хакимияткә бик зур файда китерә. «Яшел Үзән»нең 4нче битен Нияз Мингалиевнең гаять үзенчәлекле иҗат җимешләре - кроссвордлар бизәп тора. Чын педагог, бөтен республикага билгеле мөхтәрәм зат. Шәһәр мәктәбендә татар телен бөтен көчен куеп укыта торган педагоглар, шәһәрдә татар мохитен саклауда көндәлек эш алып баручы мәдәният хезмәткәрләре - алар безнең каһарманнарыбыз. Шулар турында газета тагын да күбрәк язса иде. Аллаһы Тәгалә бик күп кавемнәр яратып, һәр кавемгә үз телен ахирәткә кадәр сакларга кушкан. Үз телеңне оныту кавемеңә хыянәт итү булып тора. Шәһәрдә торып, авыл рухын саклап калу - иң кыен һәм иң изге бурычыбыз. Шушы юлда «Яшел Үзән»гә зур-зур уңышлар, озын гомер телим.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: