Яшел Үзән

Бердәнбер сарыксыз да калдык

Үткәннәрне искә төшерәсе килмәсә дә, хәтердән чыкмый ул авыр еллар. Әтинең сугышка чыгып киткәнен, шуннан әнинең егылып китеп елаганын бик яхшы хәтерлим.

Менә шуннан башланды да инде. Әти башта Суслонгерда булган. Алар анда солдатларга барак төзегәннәр. Әни юклы-барлы ашамлыклар җыеп әти янына китә иде. Берсендә әни бик елап кайтты. 
«Әтиегезгә ашарга алып барып җиткерә алмадым, юлда таладылар», – диде. Шуннан әтине сугышка озатканнар. Суслонгерда булганда рәтләп ашатмаганнар. Эш авыр, ачсызлыктан хәлсезләнеп беткәннәр. Әти сугыш кырында яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтеп, ат арбасына төяп, дәвалау пунктына урнаштыра торган була. Без үзебез дә авылда тук булмадык. Сыерың бармы-юкмы, 8 кило сары майны хөкүмәткә илтеп тапшырырга кирәк иде. Тавыгың булмаса да, 100 данә йомырка, сарык йоны, ит, бәрәңгене токмач кебек турап, киптереп, тәмәке үстереп, шулай ук, киптереп хөкүмәткә тапшыру мәҗбүри булды. Әни шуларның барын да бирә иде. Ә безгә бала-чагага савыт төбен яларга гына кала иде. Тапшырмасаң – штраф яки төрмә... Менә әле дә күз алдымда тора: әни итнеме, әллә сарык йонынмы бирмәгәч, бер ир кеше һәм ике хатын-кыз кереп, ишек алдыннан ак төстәге бердәнбер сарыкны сөйрәп алып чыгып китте. Әнинең шулчакта өзгәләнеп елавы бүген дә күз алдымда тора. 
Яз көннәрен кырга чыгып, черек бәрәңге җыеп кайта идек. Ә әни шулардан «лепешкалар» пешерер иде, аның тәмлелекләре! Юынырга сабын юк. Әни мунча якса, көлне кайнар суга салып, болгатып, ул күпмедер тынгач, юына торган суга өсти иде. Кер юганда да шул көл суы ярдәмгә килде. 
Мәктәп еллары да истә калган. Салкын, ямау өстенә ямау салган телогрейкада утырабыз. Уку кайгысы юк, ашыйсы килә, тән кычыта. Дәрестә утырганда баштан бетләр коела торган иде. Тагын бернәрсә хәтер сандыгында сакланган: каяндыр, ниндидер ябык машина килеп, авыл халкының бетле киемнәрен шул машинада кыздырып бирәләр иде. Шырпы да юк. Күршеләр, кемнең учагы яна, шуннан утлы күмер алып чыгып, чыра телеп, шул чырага өрә-өрә элдерә идек. Ә кичен тәрәзәдән бернинди дә ут шәүләсе күренергә тиеш түгел. Авыл өстенә бомба ташламасын өчен шулай әйткәннәрдер инде. Менә минем балачак елларым шулай үтте. Ә бүгенге тормышыбыз зарланырлык түгел, шөкер итеп яшик.

Гүзәлия Йосыпова.
Күгәй

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: