Яшел Үзән

Бераз салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада бераз салкынайта. Урыны белән кар көтелә, томан төшә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда һава температурасы 8-13 градус салкын булачак.

23 гыйнварга каршы төндә кар, урыны белән көчле кар ява. Һава температурасы 8-13, көнчыгыш районнарда 15 градус салкын булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: