Яшел Үзән

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 95 яңа очрагы ачыкланды

Икесе сәфәрләрдә авыру йоктырган, 93 кеше алданрак авырганнар белән контактта булып йоктырган.

Оператив штаб мәгълүматы буенча, 26 кеше хастаханәгә дәвалану өчен ашыгыч тәртиптә китерелгән. Тагын 69ы изоляциядә һәм барлык кирәкле медицина ярдәмен өйдә алалар.

Соңгы 24 сәгать эчендә COVID-19 коронавирусы очраклары төбәкнең 20 муниципалитетында теркәлгән.
Иң күп сан Казанда (41), Яшел Үзән районында (13), Чаллыда (11), Түбән Камада (5). Тагын 16 районда бердән алып өч кешегә кадәр авыручы ачыкланган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: