Яшел Үзән

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланды

Биш кеше хастаханәгә озатыла, 18е өйдә дәвалана. Авыру йоктыручыларның яше төрлечә - 18 яшьтән алып, 80 яшькә кадәр.

Казанда 13 очрак ачыкланган. Берәр - Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарында.
22 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 7044 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

Бөтен чорда 5923 кеше савыкты, шул исәптән 18 се узган тәүлектә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: