Яшел Үзән

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирның 31 яңа очрагы ачыкланды

Татарстанда бер тәүлек эчендә СОVID-19 йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды: дүртесе - читтән керүчеләр, дип хәбәр итә республика оперштабы.

5 кеше хастаханәгә озатылган, республиканың стационарларында хәзер 495 кеше исәпләнә. Бөтен чорда 4559 кеше савыкты, шул исәптән 60ы соңгы тәүлектә.
Казанда 22 яңа очрак теркәлгән. Икесе - Саба районына, 4 се - Яшел Үзән районына. 1әр очрак - Әтнә, Лаеш һәм Ютазы районнарында. Татарстанда пандемия башыннан алып таҗ инфекциясенең 5633 очрагы ачыкланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: