Яшел Үзән

Бер мәхәббәт тарихы (уены-чыны бергә)

Алар очраклы рәвештә трамвай тукталышында таныштылар.

Егет беренче карашка киң җилкәле, таза гәүдәле булып күренсә дә, якынрак килеп карагач, пеләш башлы һәм иләмсез зур борынлы булып чыкты. Кыз болай үзе бар яктан да килешле, тик менә аяклары кыска, гәүдәсе туп кебек булганга, биле кайсы тирәдә икәнен чамалау шактый кыен эш иде.

Егет трамвайга утыруын машина алыштырып йөрүе белән аңлатты. Кыз: «Алдый, машинасы да, «права»сы да юктыр әле, ярар, миңа димәгәе», - дип уйлап куйды, әмма кичен очрашырга дигән тәкъдимгә каршы килмәде.

«Аяклары бераз кәкрерәк икән, ну, ярар, бүген барыбер бүтән барыр җирем юк, моның белән беренче һәм соңгы мәртәбә булыр, аннан соң дүрт ягы кыйбла», - дип уйлады егет, кичен арзанрак кафе караштырганда. Кыз, үз чиратында: «Фу, ник ризалаштым бу дию пәрие белән очрашырга, ярар инде, кафега алып керсә, ичмасам бушка ашап чыгармын», - дип, нигә килгәненә үкенә башлады. Кафеда ул егеттән өчпочмак, пицца һәм кыйбатлы коктейль алдырырга теләде. Әмма егет: «Төнгә каршы ашау зыянлы», - дип, үзенә сыра, кызга иң арзанлы кишер согы китертте.

«Күпме акча әрәмгә китте», - дип, эченнән генә сукранды егет, урамга чыккач.

Шулай расхудлангач, билгеле, аның кызны алай җиңел генә җибәрәсе килмәде. «Әле минем аерым фатирым да бар», - дип куйды егет, башка әйтер сүзе калмагач. «Мондый саран кешенең фатиры нинди була икән», - дип уйлаган кызга кызык булып китте...

Дөрес, ул фатир дигәне «малосемейка»дагы бәләкәй генә бер бүлмә булып чыкты. Аның каравы, анда өстәл, ике урындык һәм кырыйлары кыршылып беткән зур диван тора иде. Төн йокысыз һәм борчулы узды. Егет ара-тирә гырлап алгалады, кыз исә бертуктаусыз одеялны үз ягына тартты.

«Моның ише ир белән яшәргә язмасын», - дип уйлады кыз, иртән газга чәйнек куеп йөргәндә. «Вәт, җүләр, сыра гына эчкән идем, югыйсә, кайсы җиренә кызыктым икән моның», - дип, үзен үзе тиргәде егет, күрше бүлмәгә шикәр сорап кергәндә...

Бер ай да узмады, алар язылыштылар. ЗАГСтан чык­канда, матур туй күлмәге кызның гәүдәсен ярыйсы гына сылу итеп күрсәтте, ә егетнең борынына әллә ни игътибар итүче булмады. Борын кемдә дә борын инде ул, аның нәрсәсен тикшерәсең?

Хәзер алар турында, «яратышып кавыштылар», дип сөйлиләр. Шунысы кызык, тора-бара моңа үзләре дә ышана башлады. Беренче очрашуда ук уртак тел тапканнар, ахрысы. Бер уйласаң, нишләтми кешене бу мәхәббәт дигәне...

Илдар Хәйруллин. Шәһри Казан

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: