Яшел Үзән

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан китсәләр дә, алар кайтмады...

Сугыш җиле кагылмаган бер генә йорт, бер генә гаилә бар микән? Бүген бәйрәм якынлашкан чакта һәркем ниндидер бер дулкынлану хисе кичерә. Кемдер хәтер йомгагын сүтә, кемдер күз яшьләре аша үзәккә үткән ачы елларны искә ала...

Сугыш һәм тыл ветераннарын зурлаган көннәрдә сугыш чоры балалары, әтиләре яу кырында ятып калган, кайберләре хәтта йөзләрен бер генә тапкыр күрмәгән сабыйлар никтер читтә кала кебек. Юк, алар инде бүген бала түгел, ә йөзләрен җыерчык баскан, гомере буе «әти» дигән татлы сүзне әйтергә тилмереп яшәгән абый-апалар, әби-бабайлар. Бүгенге көндә аларның саны Олы Ачасыр авылында - кырык. Алар бәйрәм бүләкләренә әллә ни мохтаҗ да түгел, тик адәм баласына игътибардан да зуррак нәрсә бар микән? Нәкъ шуларны күздә тотып, авылдашларына Тәскирә Шәйхуллина бәйрәм ясарга була. Гомере буе эшләгән балалар бакчасында биредәге хезмәткәрләр ярдәмендә оештыра ул аны. Авылның төп терәге, ярдәмчесе Әнвәр Миңнуллин да бу идеяне күтәреп ала, чәй табынын оештыра, азык-төлек шыплап тулган күчтәнәчләр белән тәэмин итә.
Менә алар, Җиңү бәйрәмен тыныч кына каршы ала алмаучы, ачлы-туклы тормышта җиңүне якынайту өчен, сугыштан соңгы авыр елларны торгызу өчен бил бөккән абый-апаларыбыз. Һәрберсенең күңел сандыгында нинди генә уйлар, хатирәләр юк. Күңелләре һәммәсенең китек.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 33нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: