Яшел Үзән

«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз» (ФОТО)

Илебез Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итте. Җиңү бәйрәменә багышланган митингтан күренешләр.

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз" диеп китсәләр дә, Мулла Иле авылыннан 308 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Сугыштан исән кайткан 297 фронтовик та инде вафат булдылар. Бүгенге көндә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кеше дә исән түгел.Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән безнең арада. Бөек Җиңугә 71 ел узды. Тагын бик күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: