Яшел Үзән

Белсәгез рәхәтлекләрен әтиле булуларның!

«Һәрвакытта иңнәремдә Тоям әтием кулларын. Һәрчак тыныч һәм бәхетле Булсын барыр юлларың», - дип башлап җибәрәсем килә үземнең язманы. Әйе, әти-әнидән дә кадерле, мәрхәмәтле кешеләр юктыр бу дөньяда. Әти-әни җылысын тоеп яшәгән бала - җир шарының иң бәхетле кешесе. Тиздән, Ватанны саклаучылар көне. Һәр гаиләдә, армия сафларында булган туганнары, якыннары,...

«Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларың», - дип башлап җибәрәсем килә үземнең язманы. Әйе, әти-әнидән дә кадерле, мәрхәмәтле кешеләр юктыр бу дөньяда. Әти-әни җылысын тоеп яшәгән бала - җир шарының иң бәхетле кешесе.
Тиздән, Ватанны саклаучылар көне. Һәр гаиләдә, армия сафларында булган туганнары, якыннары, дуслары бардыр. Әйе, минем гаиләмдә дә ирем, абыйларым, җизниләрем - барысы да хезмәт итеп кайтканнар. Тик бу мәкаләмдә мин үзебезнең әтиебез турында сөйлисем килә.
Әтиебез, Вәлиуллин Илдар Әнвәр улы, Яшел Үзән районы Чүрчиле авылында, биш балалы гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән эш сөючән, кыю, сабыр була безнең әтиебез. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, шофёрлар курсында укып чыга.
1979 елда 18 яшендә армия сафларына алына. Табигатьнең иң матур мәлендә, май аенда ул, туган ягын калдырып китә.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм бурычына тугрылыклы булып, халык һәм ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә. 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелә... Безнең әтиебез шушы яшь солдатлар арасында була. 2 ел алар тынычлык өчен көрәшә.
Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм «интернациональ бурыч» тәрбиясе алган, кан-яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы
19 яшьлек Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Сугышта булган мондый куркыныч эпизодларны без кинолардан гына карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез.
Аллаһка шөкер, барысы да тәмамлана. 1981 нче елның маенда, әтиебез үзенең хәрби бурычын үтәп, туган якларына әйләнеп кайта. Аннан кайткач, туган авылында эшли. Әниебез Гөлсинә белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике кыз туа. 1992 нче елда башкалабыз Казан шәһәренә күченәләр. 1987нче елдан алып, бүгенге көнгә кадәр, әтие­без ОАО «Каздорстрой» җәмгыятендә эшли. Үзенең җаваплы, аралашучан, тырыш булуы белән, ул хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана.
Бүгенге көндә әниебез белән тигезлектә, матур, мул тормышта, оныклары Илназны сөеп, яратып, аның бар уңышларына куанып, шатланып, матур яшиләр. Без аларга бары сәламәтлек, озын гомер генә телисебез килә. Сез булганда без бик бәхетле!
Синең белән, әти, горурланам,
Син бит минем иң зур терәгем,
Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп,
Озак яшә, шушы теләгем!
Гөлинә Хәмәтҗанова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: