Яшел Үзән

Белгечләр фаразлый, ә вирус үзенекен итә

Галимнәр коронавирусның үзеннән-үзе юкка чыгачагын, коллектив иммунитет барлыкка киләчәген белдерә.

Фаразлауларга карамастан, коронавирус бездән китәргә җыенмый. Әмма кешелеккә вакыйгаларның мондый барышы отышлы да хәтта.
Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, МДУ Университет клиникасының директор урынбасары Симон Мацкеплишвили әнә шундый фикердә. Галим CoViD-19ның икенче дулкыны барлыкка килүнең төп сәбәпләрен ача, шулай ук дәвалау алымнары, эшләнә торган вакциналарның нәтиҗәлелеге һәм пандемияне озакламый җиңү турында сөйли.

Галим билгеләгәнчә, хәзерге вакытта вирусның теркәлгән мутацияләренең берсе дә аның антиген презентациясен тамырдан үзгәртмәгән, бу иммунлы җавап формалаштыру өчен бик мөһим һәм берничә әһәмиятле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

— Беренчедән, вирусны кешенең иммун системасы таный, ул аны юк итә, бу исә терелүгә китерә. Ә авыруның авыр очраклары вирусның активлыгы белән түгел, ә иммун системасының артык реакциясенә бәйле. Икенчедән, бу кабат зарарлану ихтималын киметә. Өченчедән, моннан чыгып, вирусның S-аксым вирусына юнәлтелгән вакциналар нәтиҗәле булачак, – дип аңлата ул.

Хәзер эшләнелә торган вакциналарга килгәндә, академик аларның кулланыла торган технологияләр һәм иммун җавап индукциясе ысулы буенча шактый аерылуларын, әмма барысының да ул коронавирус аксымына антитәнчекләр синтезын күздә тотуын билгели.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: