Яшел Үзән

Белешмә алу тәртибе

-Эшкә урнашканда кадрлар бүлегендә хөкемдә булган-булмаганлык турында белешмә сорадылар. Аны кайдан алырга мөмкин? Бу белешмә интернет аша да бирелмиме? М.Козина. Эчке эшләр бүлегенең штабны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Михаил Зильчинский җавап бирә: - Андый белешмәне сез ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә ала аласыз. Адресы: Казан шәһәре, Карл...

-Эшкә урнашканда кадрлар бүлегендә хөкемдә булган-булмаганлык турында белешмә сорадылар. Аны кайдан алырга мөмкин? Бу белешмә интернет аша да бирелмиме?
М.Козина.
Эчке эшләр бүлегенең штабны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Михаил Зильчинский җавап бирә:
- Андый белешмәне сез ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә ала аласыз. Адресы: Казан шәһәре, Карл Фукс урамы, 3А/22нче йорт, 101нче бүлмә. Халыкны кабул итү сәгатьләре: чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбедән кала, 9.00-12.00 һәм 14.00-17.00. Безнең Яшел Үзән бүлегенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Гаризаларны һәр көнне, хәтта ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кабул итәбез. Моның өчен паспорт һәм аның бөтен битләренең күчермәсе кирәк. Әгәр дә сезнең өчен башка кеше килсә, аның нотариус раслаган хокук бирүче белешмәсе булырга тиеш. Гариза 30 тәүлек эчендә карала. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында тагын да тулырак мәгълүматны ТР Эчке эшләр министрлыгының www.mvd.tatarstan.ru сайтының «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» бүлегеннән алырга була.
Хөкем ителү-ителмәү турындагы белешмәгә сез интернет аша да заказ бирә аласыз, аның өчен www.gosuslugi.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк. Бу очракта юл чыгымнарына экономия ясый аласыз. Мәгълүмат мәгълүмат үзәгенә гариза биргән көндә үк килә һәм аны беренче чиратта, ике атна эчендә караячаклар. Документ әзер булу белән сезнең электрон почтага уведомление киләчәк һәм аннан соң аны безнең Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә алырга мөмкин. Моның өчен 8дән 19 сәгатькә кадәр теләсә-кайсы көнне килергә була. Белешмә гариза бирүченең үзенә паспорты белән бирелә. Бернинди дә пошлина түләргә кирәкми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: