Яшел Үзән

Белеп тору яхшы

Җавапларны Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Пенсияне рәсмиләш­терүгә кирәкле документлар югалганда ниш­ләргә?
Практикада еш кына, лаеклы ялга чыгу өчен кирәкле документларны табып булмау белән очрашасың. Чөнки, син эшләгән оешма инде таркалган була. Бу очракта, кирәкле белешмәне югарыдагы оешма яисә сез эшләгән оешманы алыштыр­ганы бирергә хокуклы. Белешмәдә реквизитлар алмашыну турындагы бое­рыклар да күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә оешма бөтенләй ябылган икән, документлар дәүләт яки муниципаль архивка тапшырылган булырга тиеш. Андый бүлекләр һәр шәһәрдә һәм бистәдә бар. Архив, гариза язучыга, үзендә булган барлык кирәкле документларның күчерелмәсен бирергә бурычлы.
ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф кәгазен машинаның алгы тәрәзәсенә кыстырып китә аламы?
Бу бик шикле. Чын штрафлар, һәрвакыттагыча, кагыйдә бозуны дәлилләүче фото салынган конверт белән килә. Ялган квитанция­ләр - мошенниклар уйлап чыгарган иң киң таралган алымнарның берсе. Алар күбрәк коммуналь хезмәтләр өчен түләү буларак, почта әрҗәсенә салына. Бик күпләр игътибар да итмичә, калган квитанция­ләр белән бер рәттән бара да түли. Кызганычка, алдаучыларның бу капкынына эләгүчеләрнең акчаларын кайтару мөмкин түгел, диярлек. Моны бары тик суд аша, электрон янчык яки счет хуҗасының әлеге алдау операциясе турында белүен дәлилләгән очракта гына эшләп була. Сез 3 мең сум өчен суд юлында йөрергә әзерме? Шуңа күрә, квитанцияләрнең чын булуына инанмый торып, аларны түләргә ашыкмагыз.
Тәрбиягә бала алучыларга нинди хокуклар бирелә?
РФ Хезмәт кодексында тәрбиягә бала алучының хокукларын яклау­чы һәм хокук бирүче нормалар беркетелгән: бала алганнан соң - ял. Әгәр дә гаиләгә яңа туган бер бала алына икән 70 календарь көн, ә инде бер үк вакытта ике бала алынса - 110 көн ял тиеш.
Балага 3 яшь тулганчы ял.
Тәрбиягә алынган баланың үз исем-фамилиясе, туган датасы һәм туган урыны саклана. Шулай да тәрбиягә алучылар суд аша аларны үзгәртә ала. Әгәр дә балага инде 10 яшь тулган булса, үзгәртүләр ясау өчен аның ризалыгы кирәк.
Тәрбиягә алынганнан соң бала үзенең биологик туганнарына карата хокукларын һәм бурычларын югалта. Шул ук вакытта ул шәхси милек һәм милек булмаган бәйләнеш -мөнәсәбәтләр буенча, тәрбиягә алучыларның үз балалары белән тигезләшә.
Күп еллардан соң мирасны кабул итәргә рөхсәт итәрләрме?
2010 елда бертуганымның кызы фаҗигале төстә вафат булды. Аның ул вакытта балигъ булмаган кызы калды. Дәү әнисе (минем апа) мирасны кабул итмәде һәм әле дә җыенмый. Хәзер әлеге кызга 21 яшь. Әйтегез әле, ул мираска хокуклы булуы турында таныклыкны нотариустан ала аламы, әллә судка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Мирасны кабул итәргә закон алты ай вакыт бирә. Шулай булгач, ул кызга судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәзер ул нотариуста мирасны кабул итә алмый, чөнки гариза бирү вакыты күптән узган. Әгәр дә 6 айлык срокны бик җитди сәбәпләр аркасында уздыруын яисә мирасның ачылуын белми калганлыгын исбатлый алса, суд аның хокукларын кире кайтара ала. Тик монда да мөһим момент бар - мираслыкка вакытында бас­мау сәбәп­ләре юкка чыкканнан соң, булачак варис судка алты ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә тиеш. Сезнең сеңлегез ул вакытта яшь булуы сәбәпле, ситуациянең барлык нечкәлекләрен аңлап бетермәгән булырга тиеш һәм суд моны игътибарга алырлык нигез буларак кабул итә ала.
Тик, балигъ булганнан соң тагын өч ел буе мирасны кабул итү өчен бернинди дә адым ясамау факты аңа зур каршылык тудырачак. Шулай да ул үзенең хокукларын суд аша торгызып карый ала, әмма аның очрагында бернинди дә гарантия юк. РФ Гражданнар хокукының 1154, 1155 маддәсе.
Брак товар сатып алган очракта судка мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе бармы?
Нинди дә булса файда белән акчаны кире кайтару фактлары бармы? Әллә суд бары тик, барлык юлларны кулланып караганнан соң, соңгы баскычмы?
Һичшиксез, суд - үз хокукларыңны торгызу өчен яхшы мөмкинлек. Аңа скептикларча карарга кирәкми, безнең законнар начар түгел. Кулланучыны борып чыгарган, тегендә-монда йөрткән сатучыга җәза бирү өчен суд менә дигән чара. Судлар күбесенчә сатып алучы яклы һәм моңа мисаллар җитәрлек. Суд аша сез товар бәясеннән тыш, ясалган зарар, мораль зыян һәм шунда ук сезнеңчә эшләмәгән өчен сатучыга билгеләнә торган штрафның 50 %ын ала алачаксыз (штраф күләме сезнең дәгъва бәясе кадәр).
Әгәр дә автомобиль бала исемендә булса, штрафлар киләме?
Кызганыч, закончалыктагы мондый «ярык»­тан файдаланучылар күбәеп бара. Әгәр дә автомобиль бала исеменә рәсмиләштерелгән икән, видеокүзәтү системасына эләккән кагый­дә бозулар, җәзасыз кала. Чөнки штрафлар фактта руль артында утыручыга түгел, машина хуҗасына килә. Ә безнең илдә, закон буенча, балигъ булмаганнар андый административ җаваплылыкка тартыла алмый. Закон чыгаручылар бу проблема турында беләләр һәм якын арада автомобильләрне шулай учетка куюны тыю идеясен алга сөрәләр. Әгәр дә бу закон проекты яклау тапса, транспорт чараларын бары тик балигъ булганнар исеменә генә рәсмиләштерәчәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: