Яшел Үзән

«Белем. Карьера-2016»

Кичә Яшел Үзән машина төзелеше һәм информацион технологияләр институтына ТР Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәткәрләре килде.

«Белем. Карьера-2016» вакансия һәм уку урыннары ярминкәсендә Яшел Үзәннең механика көллияте, медицина училищесы, Серго һәм Горький исемендәге завод хезмәткәрләре катнашты. Ярминкәгә килүчеләр бүгенге көндә иң таләп ителгән һөнәрләр турында мәгълүмат алды. Теләгән кеше мобиль мәшгульлек үзәгендә тест уза алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: