Яшел Үзән

Бөек Җиңүдә Тукайның нәсел сукмаклары

Яз айлары. Апреле, мае дисеңме, нинди зур вакыйгаларны бүләк иткән ел фасылы буларак, халкыбызның күңел җепләрен тагын да ныгытып, сафлык-пакьлеккә рухландырып, якты, шатлык дөньясына алып керә.

Беренчедән, 1886 елның 26 апрелендә, дөнья халыкларының үз хокукларын яклаудагы болганыш­лар вакытында хаклык өчен көрәшү юлында аваздаш буларак, яшь җан Габдулла Тукай дөньяга килә.
Икенчедән, Габдулла Тукайның нәсел сукмаклары тарихи яшәешебездә ниндирәк эз салып калдыр­ды соң?
Габдулла Тукайдан башлаганбыз икән, Тукайның иң яраткан, ак фәрештәгә тиңләгән һәм «каберемдә ятсам да онытмам», - дип язып калдырган Бибисаҗидә апасының нәсел җепләрен тибрәтеп китсәк, чыннан да, Бөек Җиңүне якынайтуда аларның өлеше дә зур булганына төшенербез.
Бибисаҗидә Зиннәтуллина (1877-1956) унҗиде яшендә Кушлавыч мулласы 24 яшьлек Әхмәтсафага 1894 елда кияүгә чыга. Алар бер-бер артлы сигез бала табып һәм багып, җидесен - ике малай, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Беренче уллары кече яшьтә вафат була. Икенче улы укытучы Габделваһап (1896-1957), сигез бала атасы, өч сугышта - Беренче Бөтен­дөнья, Гражданнар, Икенче Бөек Ватан сугышларында ахырына кадәр катнашып, яраланып кайткач, 1957 елда авырып вафат була.
Бибисаҗидәнең икенче кызы Мәсрүрә (1900-1981) Арча районында Орнашбаш егетенә кияүгә чыга һәм дүрт бала - Суфия, Мәсгут, Фоат һәм Әнисә дөньяга аваз сала. Суфия авырлыкларны күтәрә алмыйча, ачтан яшьли үлә. Бибисаҗидәнең оныгы Мәсгут Бөек Ватан сугышына китә һәм, әйләнеп кайта алмыйча, сугыш кырында ятып кала. Могилёв шәһәре тирәсендә җирләнгән.
Мәсрүрәнең өченче улы Фоат 1931 елда туган. Сугыш чорында 9-13 яшьләрендә, авылда барлык авыр эшләрдә төптән җигелеп тартучы көч буларак, тылда намуслы хезмәте белән Җиңү көнен якынайтуда катнаша. Районның алдынгы тракторчысы, бишьеллыклар батыры, танылган игенче, район Советы депутаты булып берничә тапкыр сайлана. Хатыны Разия ханым терлекчелектә алдынгылыкны бирмичә эшли. Алар өч малайны: Газинур, Азат, Айратны тәрбияләп үстерәләр. Фоат Зәбиров шигырьләр дә яза, гармунда үзәк өзгеч озын көйләрне уйный. Аның моңнары бар уйларны бөтереп, әллә кайларга, еракларга алып китә.
Бибисаҗидәнең оныгы Әнисә 1934 елда туган. Бүгенге көндә Казанда яши.
- Мин үзем дә бала вакытымда бай, рәхәт тормышның ни икәнен белмәдем, мулла гаиләсе дип, гел каһәрләделәр. Сугыш алдыннан дәү әтием дә үлгәч, янындагы улы укытучы Солтанәхмәт абый да үзе теләп сугышка киткәч, дәү әнием Бибисаҗидә Яшел Үзән районының Бәчек авылында яшәүче кызы Өммеһания янында торды, - дип яза оныгы Әнисә апа.

Клара Филиппова,

Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге һәм Тукай фонды филиалы җитәкчесе

Язманың тулырак вариантын газетаның 30нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: