Яшел Үзән

БДИ тапшыру өчен гариза тапшыру вакыты төгәлләнә

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшыру өчен гариза тапшырырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, БДИны алдан һәм төп этапта тапшыру өчен укучылар 1 февральгә кадәр имтихан бирәсе фәнне сайларга, гариза тапшырырга тиеш.

Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары, чит ил гражданнары БДИ тапшыру өчен муниципаль яки региональ оешма мәгариф идарәсендә теркәлергә тиеш. Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны үз мәктәпләрендә яза. БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән.

Узган уку еллары чыгарылышлары һәм узган елларда канәгатьләндермәгән нәтиҗәгә ия укучылар өчен рус теле һәм география буенча имтихан февральдә үк үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: