Яшел Үзән

Бәчек тә кимен куймады

Быелгы җәйдә районыбыз авыллары бәйрәмнәрне узыштан үткәрә диярсең.

Күп авылда Чишмә бәйрәме, Авыл көннәре гөрләгәндә, Бәчек тә читтә калмады. Кечкенә дә төш кенә, диләрме әле? Зур авыл булмаса да, биредә узган һәр чарадан ихласлык, җылылык бөркелә.
Урысбага авыл җирлегендә нинди генә чара оештырылса да, көрәш турнирымы ул, чаңгы ярышымы, Бәчектә яшәүче Хәйдәр һәм Гөлнара Сибгатуллиннар гаиләсе тырышлыгыннан, шулай ук Урысбага мәдәният йорты хезмәткәрләреннән башка узмый. Бу юлы да Бәчектә бәйрәмне алар оештырды, иганәчеләрен дә тапты.
Бәйрәмне Хәйдәр Сибгатуллин дога кылып, изге теләкләре белән башлап җибәрде. Аннан соң авылның олы кешеләрен, быел бәби тапкан яшь ана Гөлназ Гыймадиеваны, авылның бердәнбер көтүчесе Рәмис Шакировны, кышын урамнарны кардан чистартучы Ринат Морзахановны, шушы көннәрдә туган көнен билгеләүче балаларны, авылда гомер буе сыер савучы булып эшләгән Зәфүнә Хөснетдинованы, ул әле орден кавалеры да, гомер бәйрәме белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткереп җыр башкарылды һәм бүләк тапшырылды.
Бәйрәмнең көндез үк башлануы өлкәннәргә дә катнашырга мөмкинлек бирде, шуңа күрә бәйрәмгә бик күп ак яулыклы әбиләр килгән иде. Алар дәртләнеп, шатланып кул чабып утырды. Бу чарада район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Лилия Хәлилова Бәчек авылы халкын һәм җыелган кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек теләде.
Бәйрәм җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды. Урысбага мәдәният йорты директоры Люция Садриева һәм аның хезмәткәрләре Гөлсу, Лилия баскан җирләреннән ут чыгарды. Аларга ярдәмгә дуслары - Тау Иле, Бакырчы, Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җыр­лары белән халыкны шаккатырдылар. Мәйдан эчендә тәм-томнардан сыгылып торган өстәл куелган иде. Учак ягып, Хәйдәр үзе, тирләп-пешеп пылау пешерде, самавырда кайнаган чәй, тәмлүшкәләр белән кунакларны сыйлады. Кунакларны сыйлаучы Гөлнара, Гөлсу, Лилия, Миләүшә, Гөлия һәм башкаларга аеруча рәхмәт әйтәсе килә.
Кичке якта махсус кунак Олы Ачасыр егете Илфат Гыйбадуллин үзенең осталыгы белән кешене шаккатыр­ды. Кичке дискотеканы да уеннар белән бәйләп алып барды. Альберт Шиһабетдинов гармун моңы белән бәйрәмне җанландырды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде. Киләчәктә дә бәйрәмнәрдә исәнлектә күрешергә язсын иде.
Фәндияр Гыйльманов.
Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: