Яшел Үзән

Батырлар чыга мәйданга, юл бирегез!

Халкыбызның көтеп алган олуг бәйрәме - Сабантуйлар чоры хәзер. Милләтебезнең тырышлыгын, игенчеләрнең хезмәт сөючәнлеген данлаган бу борынгы бәйрәм турында без дә язарга яратабыз, чөнки бәйрәмнәрнең бәйрәме бит ул. Шушы бәйрәмдә генә батырлар көрәш мәйданына горур атлап бил алышырга чыга. Милли көрәш бәйгесе халкыбызның йөзен, җиңүгә омтылышын, батырлыгын күрсәтә. Милли көрәш...

Халкыбызның көтеп алган олуг бәйрәме - Сабантуйлар чоры хәзер. Милләтебезнең тырышлыгын, игенчеләрнең хезмәт сөючәнлеген данлаган бу борынгы бәйрәм турында без дә язарга яратабыз, чөнки бәйрәмнәрнең бәйрәме бит ул. Шушы бәйрәмдә генә батырлар көрәш мәйданына горур атлап бил алышырга чыга. Милли көрәш бәйгесе халкыбызның йөзен, җиңүгә омтылышын, батырлыгын күрсәтә. Милли көрәш ул Сабан туеның йөзек кашы булса, җиңү яулаган батырлары - аның хөрмәтле геройлары. Шуңа күрә гомер-гомергә сабан туйларда: «Сабан туе батыры быел кем булды?», - дибез, мәйданда баш батыр билгеләнмичә таралышмыйбыз. Бүләкнең дә иң саллысы көрәш батырына бирелә. Яшел Үзәндә ел саен мәйдан батыры өр-яңа автомобильгә утырып кайтып китә. Тәкәсе турында әйтеп тә торасы түгел.
Әле генә авылларда сабан туйлары гөрләп узды, үз батырлары билгеләнде. Ә менә иртәгә булачак шәһәр сабан туе районда сыналган барча батырны үзәк мәйданда туплар. Чираттагы тапкыр Яшел Үзәннең иң көчле көрәш батыры билгеләнер. Бәйрәм алдыннан шәһәрдә төрле елларда батырлыгы белән таң калдырган көрәшчеләр турында матур хатирәләр яңара. Батырларны искә төшерү Яшел Үзән сабан туе мәйданында соңгы 18 елда баш хөкемдар булган, һәр көрәшчене биш бармагы кебек белгән шәһәрнең 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Марат Җамалиевтан башка мөмкин түгел. Ул 1995 елдан алып 2012 елга кадәрге сабан туйларда иң күп батыр калучы Данис Җиһаншинны (Мулла Иле) билгели. Данис 6 тапкыр Яшел Үзән сабан туеның баш батыры булган! Яшел үзәнлеләр Казаннан килеп көрәшүче пәһлеван Рөстәм Мухановны да яхшы хәтерли әле. Ул 5 тапкыр батыр исемен яулап, 5 автомобильне Яшел Үзәннән алып киткән. «Ә менә соңгы 4 елда үзебезнең үзәктә шөгыльләнеп үскән егетләребез җиңү яулый башлады һәм без моңа бик куанабыз, - дип сөйли Марат Әхмәтгәрәй улы. - 2009 елда - Ринат Хәйретдинов (Яшел Үзән), 2010 елда - Илмир Сафиуллин (Октябрьский), 2011 елда - Фирдүс Зәйнуллин (Осиново) һәм былтыр - Азат Тимершин (Яшел Үзән). Мин көрәшчеләрне максатка юнәлешле әзерләргә кирәклеген аңлап, үзем җитәкләгән спорт һәм физкультура үзәгендә (хәзерге 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) 1998 елда милли көрәш түгәрәге ачып җибәреп ялгышмадык дип уйлыйм. Хәтта авылларда филиалларын ачу мөмкинлеге табылды, балаларны үстерү өчен ярышлар уздырып тордык. Соңга таба бу түгәрәкне шәһәрнең көрәш мәктәбенә кушсалар да, максатка юнәлешле эш дәвам итә. Әмма аларны алга таба үстерерлек тренерлар җитешмәве генә кулны тота».
Ә инде тагын да алга китсәк, 1978 елдан алып көрәш батырлары исемлегендә, һичшиксез, Илгиз Гайнуллин беренче урында тора (9 тапкыр!). Ул тумышы белән Олы Карагуҗадан булып, хәзер лаеклы рәвештә Яшел Үзәндә көрәш мәктәбен җитәкли. Сабан туйларында ул өлкән тренер вазыйфасын да башкара. Фәрит Шәйхетдинов (Олы Карагуҗа) - 2, Илдус Шәрипов (Олы Ачасыр) - 3 һәм Фәрит Бикмуллин (Олы Карагуҗа, хәзер мәрхүм инде) 1 тапкыр җиңү яулаган. Бу батырларны яшел үзәнлеләр онытмый, һәр елны аларның нинди алымнар кулланып көрәшкәнен еш кына искә алып утыра. Сабантуй ул ел саен кабатланса да, аның үзенең истә калырлык үзенчәлеге булмыйча калмый. Яшел Үзән сабан туйларында көрәш белән беррәттән башка спорт ярышлары да күп үткәрелә анысы. Велоспорт, мотоспорт буенча, мәсәлән. Олы көрәш мәйданы белән беррәттән зур сәхнәдә җыр-бию дә тынмый. Аларның берсе дә милли көрәшкә тиңләшә, аны алмаштыра алмый. Иртәгәге сабан туе батырлар көрәшен күрергә бәйрәмгә барыйк әле, кадерле якташлар, алкышларга күмеп көч биреп торыйк. Килгән кунаклар да шаккатырлык булсын. Өр-яңа, ялтырап торган бүләк автомобильне кем алыр? Менә монысы кызык!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: