Яшел Үзән

"Башваткыч"та яңа алып баручы!

Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта Intertat.ru аерым мәкалә дә язып чыкты. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде.

Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров эшләячәк. Инде берничә тапшыруны төшереп тә өлгергәннәр.


- Беренче тапшыруны төшергәндә каушап беттем, шабыр тиргә баттым. Сер түгел, теләсә кайсы тапшыруның беренче алып баручысы халык күңеленә кереп кала. Җыр белән дә шулай бит: беренче кем башкаруында ишетәсең, шунысы якын була, башка кеше башкарса, кабул итеп булмый. Әлбәттә, "Җәвит кызыграк алып барды", дигән сүзләр булачак, шуңа күрә мин тәнкыйтькә әзер. Тик мин дә телевидениегә кичә генә килгән кеше түгел, Аллага шөкер, тәҗрибәм бар. Тырышып эшләрмен, Җәвит абыйдан кимен куймам! - дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфәт Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның "Аулак өй"дә эшләве-эшләмәве төгәл билгеле түгел, шулай да берьюлы ике тапшыруда эшләүнең мөмкин булмавын белдерде.


Бу уңайдан Җәвит Шакиров белән дә сөйләшеп алдык. Ул "Башваткыч"та 3 елдан артык эшләгән.


- Яңа алып баручы "Яңа гасыр" телеканалы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнде. Яңа сезонда яңалык кертергә уйладылар. Минем төп эшем концерт кую, гастрольләргә йөрү булгач, каршы килмәдем. Телевидениедә һәрдаим яңа проектлар уйлап чыгарып торалар, шуңа күрә чакырсалар, әле тагын күренермен дип уйлыйм. Яңа алып баручыга килгәндә, аның хәлен аңлыйм, кереп китергә авыр, катлаулы булачак. Кайчандыр театр артисты булган кеше мин. Чирләп киткән берәр артистны алыштырып уйнаган кебек бу. Халык ике алып баручыны чагыштырачак, тәнкыйтьләячәк. Әмма хәзерге яшьләр креатив, талантлы, яңа алып баручы егет тә булдыра алыр дип уйлыйм, - дип сөйләде Җәвит абый.


Ул әле тапшыруны күрмичә, Зөлфәткә ниндидер киңәш-тәкъдимнәр әйтә алмавын белдерде. "Әгәр киңәш-фикерләрем булса, үзенә шалтыратып әйтермен. "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы студиядә утыручылар белән диалог корырга, уртак тел таба һәм шаярта белергә тиеш. Ул тапшыру беркайчан да сценарий буенча гына бармый, туй сыман ул. Анда халык белән иркенләп аралашырга кирәк. Импровизациягә корылган тапшыру бу", - диде Җәвит Шакиров.


Эльвира ШАКИРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 14:48
    Быелгы сайлаудан нинди яңалыклар көтәргә? Үз гомерендә беренче тапкыр әлеге сәяси мөһим вакыйгада катнашучыларга сувенир бүләк итәчәкләр. Сайлауда 18 яше тулган 49 мең яшь татарстанлы катнашырга мөмкин. Аларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе имзалаган чакыру да киләчәк.
    41
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 13:05
    Президент рәхмәте ​​​​​​​Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү  һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш кертүе өчен
    76
    0
    1
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    122
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 10:03
    Һөнәри осталык бәйгесендә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә “Иң яхшы формовщик” һөнәрни осталык бәйгесе булды.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 09:02
    2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.
    37
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:35
    Мактауга лаек Мәгариф һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен һәм юбилее уңаеннан
    89
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    163
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 16:49
    Күршеләрнең җирен алып буламы? – Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
    73
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    123
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    113
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 13:55
    Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 12:00
    Афәрин, Андрей! Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 10:30
    Торф төймәләре – замана бакчачыларына хезмәттә Алар көнкүрешкә чагыштырмача күптән түгел килеп керүләренә карамастан, үзләренең өстенлекле сыйфатларын бик тиз исбатлады:
    58
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 20 февраля 2018 в 16:31
    Яшел Үзән районы укучылары хәрби җыр смотрында Бүген “Авангард” спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион хәрби җыр смотры узды.
    248
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    163
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    123
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    122
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    113
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 12:03
    Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
    98
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 08:28
    Мунчаның да паспорты булырга тиешме? – Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?
    91
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:35
    Мактауга лаек Мәгариф һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен һәм юбилее уңаеннан
    89
    0
    0