Яшел Үзән

Барысы да тыныч, тик иркенәергә ярамый

Казан Кремлендә ТР Антитеррор комиссиясе һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советының Татарстан Президенты карамагында Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча узган Совет утырышы видеотрансляция режимында узды. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Татарстан - Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне җәлеп итә торган төбәк. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан.
- Республикада миграция сәясәтендә төп бурыч - Татарстанга килгән һәркемне социаль-мәдәни яктан адаптацияләү. Кешегә урнашырга ярдәм итү, тел һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, тискәре күренешләрне булдырмаска булыша, - диде Президент.
Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев чыгыш ясады. Ул республикада милләтара һәм дини мөнәсәбәләргә зур игътибар бирелүен күрсәтте. Уңай мисал буларак Олы Ачасырда урнашкан К.Насыйри исемендәге этнография музеен да китерде. Әйе, биредә ел әйләнәсе туристларның өзелгәне юк. Музейны республикабыз гына түгел, чит ил кунаклары да үз итте. Үз район тәҗрибәсе белән Түбән Кама, Мамадыш һәм Тәтеш муниципаль районнары җитәкчеләре дә уртаклашты.
Утырышта уйланырга мәҗбүр иткән саннар да яңгырады. Азнакай районында, мәсәлән, халыкның 86%ы татарлар. Шуларның 25%ы гына ана телендә белем ала. Хәер ерак китәсе түгел, Яшел Үзән районында 162,3 мең халык гомер итә. Шуларның 43,5%ы татарлар. Шулай булуга карамастан безнең шәһәр урыслашкан булуы белән нык аерылып тора. Әле күптән түгел генә район күләмендә уздырылган Аналар көненә багыш­ланган бәйрәмдә катнашырга туры килде. Авыллардан килгән, ана дигән бөек исемне горур йөртүче хатын-кызларыбыз да бик күп иде. Бер җырны исәпкә алмаганда, ник бер татар сүзе, ник бер татар телендә чыгыш яңгырасын?! Әйтерсең лә залда татарлар гомумән юк! Иңне-иңгә куеп яшибез бит, ни өчен башка милләтләргә карата хөрмәт бездә шулай түбән. Һәм бу мин әйтеп узган чарада гына түгел, һәр бәйрәм диярлек шулай уза.
Президентыбыз белдергәнчә, республикада тыныч мохит хөкем сөрә, әмма бу көндәлек хезмәт белән ирешелгән уңыш. Шуңа да сизгерлек күрсәтеп, уяу булу беребезгә дә комачау итми. Тирә-юнебезгә игътибарлырак булып яшәсәк иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 15:58
    Көнкүреш калдыклары контейнерлары торак йорттан нинди ераклыкта урнаштырылган булырга тиеш? – Калдыклар җыю өчен махсус савытлар бетон яки асфальт җәелгән, койма белән аерып куелган, янында яшел үсентеләр утыртылган мәйданчыкта урнаштырылырга тиеш.
    31
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 14:30
    Үсенте – бала кебек! Әгәр дә аны кечкенәдән үк дөрес карап, сыйфатлы продукт белән туендырсаң, ул сәламәт, көчле һәм катлау­лы зурлар тормышына әзер булып үсә.
    28
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 11:56
    Язмышларда – ил тарихы Кешеләрнең үлемсез хәтере безне михнәтле елларга, онытылмас көннәргә алып кайта. Ачлык еллары, гаепсезгә кулга алынулар, сугыш...
    59
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:09
    Европротоколны ничек төзергә? Дөнья булгач, юлларда транспорт чараларына бәйле төрле хәлләр килеп чыгарга, аларның җитдиләре дә, зур булмаган матди зыян китергәннәре дә булырга мөмкин.
    21
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 08:22
    Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтеннән коры сөт әйләнешен чикләүне сорады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка илдә коры сөт әйләнешен чикләүне сорап мөрәҗәгать итте.
    32
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 20:15
    Концертларга рәхим итегез! Бу көннәрдә республика районнарында Татарстанның сәнгать йолдызлары, танылган җырчылар, бию коллективлары халыкка концерт күрсәтә.
    77
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 16:44
    Белә идегезме? • 23 февраль көне Кызыл Армия оешкан дата итеп очраклы алына. Чынлыкта аның декретына яңа стиль белән 28 гыйнварда кул куела.
    68
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 14:28
    Аякны юрганга карап суза торган вакыт Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
    196
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 12:01
    «Майский» котлый үзегезне! Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы- интернационалистлар, илебезнең булачак сакчылары!
    51
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 10:17
    Район башлыгы яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән тәбрикли! Кадерле яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
    63
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 08:52
    Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.
    112
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 07:30
    «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» директоры бәйрәм белән котлый! Хөрмәтле горькийлылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле Хәрби Көчләр ветераннар!
    58
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:12
    Кисәтүләрсез штраф Газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куйган яшел үзәнлеләргә кисәтүләрсез генә штраф салыначак.
    80
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 22 февраля 2018 в 08:30
    Норлат әфганчыларны җыйды "Әфган-йөрәк ярасы"- ел саен унбишенче февральдә Совет сугышчыларының Әфганстан җиреннән чыгарылган искә алу, хәтер көнен, шулай дип, атасак дөресрәк булыр иде.
    298
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 14:28
    Аякны юрганга карап суза торган вакыт Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
    196
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Туган тел көнен норлатлылар да билгеләп узды Сандугач теледәй моңлы, Чишмәдәй чиста телем!
    172
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 14:08
    Васильевода укый да, ял да итә беләләр Мәктәп – белем учагы.Укыйбыз да, язабыз да, белем алабыз. Бәйрәмнәр дә үткәрәбез.
    148
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 08:52
    Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.
    112
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 12:50
    Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп – чәчәкләр Ватанны саклаучылар көне - дан-шөһрәт, кыюлык һәм батырлыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул барлык ир-атлар тантанасы, чөнки туган җиребезне саклау аларның бурычы. Бу көнне Ватанны үзләрен аямыйча басып алучылардан саклаучыларны, бүгенге тыныч вакытта да әлеге бурычларын үтәүне дәвам итүчеләрне данлау гадәткә кергән. Хөкүмәтебез елдан-ел әлеге бәйрәмнең патриотик ягына игътибарны арттыра. Һәйкәлләрне, мемориалларны чәчәкләргә күмү күркәм традициягә әйләнде.
    100
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 09:28
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    90
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:12
    Кисәтүләрсез штраф Газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куйган яшел үзәнлеләргә кисәтүләрсез генә штраф салыначак.
    80
    0
    0