Яшел Үзән

БАЛЫКЧЫ ӨЙДӘ ЯТМЫЙ

Идел буенда яшә дә балыкка йөрмә, имеш! Чын балыкчы кыш дип тормый елга буена ашкына. Көне буе салкында йөреп, арып-талып кайтып керсә дә, ул үзен бәхетле хис итә. Ничек кенә авыр булмасын, гаҗәп тә мавыктыргыч шөгыль ул балык тотуы. Әле безнең район уңайлы урынга да урнашкан: Идел, Зөя, Гөбнә, Әрә...

Идел буенда яшә дә балыкка йөрмә, имеш! Чын балыкчы кыш дип тормый елга буена ашкына. Көне буе салкында йөреп, арып-талып кайтып керсә дә, ул үзен бәхетле хис итә. Ничек кенә авыр булмасын, гаҗәп тә мавыктыргыч шөгыль ул балык тотуы. Әле безнең район уңайлы урынга да урнашкан: Идел, Зөя, Гөбнә, Әрә елгаларында нинди генә балыклар юк! Җаның теләгән кадәр каптырырга мөмкин, иренмә генә.
Шулай да балыкка йөрү өйдә әзерләнүдән башлана. Кыш көне ул бигрәк тә мәшәкатьле. Без биредә тәҗрибәле балыкчыларның берничә киңәшен китерәбез.
Иң беренче итеп, балык тотарга килгәч, елгадагы бозның калынлыгын тикшерегез - ул ун сантиметрдан да ким булмасын. Моның өчен үзегезгә боз боравы һәм сөймән ясагыз. Боз өстенә кергәндә кулыгызда сөймән булсын, шуның белән төрткәләп бозның ышанычлымы-түгелме икәнлеген белергә мөмкин.
Икенче итеп, җылы киенергә кирәк. Кием сайлаганда, хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә торганын алыгыз. Алмашка йон оек һәм күннән тегелгән җылы бияләй алырга да онытмагыз.
Өченче итеп, ачык боз өстендә чатыр корып утырырга тәкъдим итәбез. Күп кеше гадәти палатка алып бара. Бу ике яктан отышлы. Чатыр җылы саклый һәм тынлык сакларга мөмкинлек бирә. Кышын балыклар тавышка аеруча игътибарлы, мәсәлән, корбан балыгы тавышны тиз ишетә һәм ул качып китә.
Дүртенчедән, балыкка ялгыз йөрмәскә киңәш итәбез. Елга буенда, хәвеф-хәтәргә юлыкканда, яныңда иптәшең булуы яхшы.
Бишенче киңәшебез балык тоту җайланмаларына кагыла. Әлбәттә, кармакларның барысын да өйдә әзерләп куярга кирәк. Хәзер кармак ясап вакыт әрәм итәсе юк, кибетләрдә төрледән-төрлесе сатыла. Шулай да кибет кармакларын тагын да очлырак итеп игәүләргә һәм очын шомартып алырга киңәш итәбез, кармак вак энәдән дә очлырак булырга тиеш. Аннары кармакның катылыгын да тикшерергә онытмагыз. Корыч кармакның каты итеп чыныктырылган булуы шарт. Йомшак кармак бөгелеп, балыкны ычкындыруы ихтимал. Гомумән, балыкка барганда һәр төр кармакны берничәне алырга кирәк. Зур балык эләгеп, аны тартып чыгарганда яисә башка сәбәптән җеп өзелсә, кышкы суыкта аны ялгап интеккәнче яңа кармакны кулланасың. Үзегез дә беләсез, кышкы кармак җебе бик нечкә 0,8-1,0 мм юанлыгында гына була. Шулай ук җимнең дә берничә төрен алсаң яхшы. Җимне балык үзе «сайлаячак».
Балык тотуда уңышлар телибез!

Ильяс Салихжан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: