Яшел Үзән

Балан әче булса да

Балан! Кайсы елда язга кадәр дә җимешләрен коймыйча, ә кыш көне исә, ап-ак кар каплаган бакчага ямь биреп, үзенең кып-кызыл тәлгәшләре белән күзләрне иркәләп торучы куак ул. Күптән түгел генә язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баланнарда бал тәме", исемле китабын укыган идем, менә шул гел исемә төшә дә, балачакка алып кайта.

Үткәннәрне хәтерләткәнгә күрә, балан әче җимеш булса да, аңардан бал тәме килә. Менә әни, арыш оны белән кушылган баланны, балан катыгы пешерер өчен зур чуен белән мичкә тыга. Аның тәмле исе бөтен өйгә тарала. Шул ук эчлек белән балан бәлеше дә пешерә. Без үскәндә әле, көньяктан кергән, камырга салына торган җимеш эчлекләре турында, хыялда да булмагандыр. Балачактан ашап, тәмен тоеп үскәнгә, баланнан пешерелгән ризыклар аеруча тансык. Балан куагының ап-ак чәчәк аткан вакытларында, тыныч кына узып китә алмыйм, сокланып озак карап торам.

Кызыл мәрҗән төсле җимешләрең,
Ымсындырмый икән кемнәрне.
Балан әчесе дә татлы икән,
Хәтерләтсә туган өйләрне!

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: