Яшел Үзән

«Балалары бар-барын, ә соңгы сулышында ирененә су тидерүче дә булмаган…» [гыйбрәтле хәл]

Әниләр хакында сөйлисем килә минем. Тик исәнлектә кадерләре булмыйча, ахирәткә күчкәч исә бөтенләй онытылган әниләр хакында.

Кәрәзле телефоным шылтырап, аның кечкенә тәрәзәчегендә «әнием» сүзе чыккан саен, мин нәкъ сабый бала кебек шатланып, рәхәт бер дулкынлану белән: «Исәнме, әни?!» - дип сүземне башлыйм. Безнең шулай көнгә берничә тапкыр аралашуыбызны, сөйләшүебезне ишеткәч, кайбер кеше аптырап: «Нәрсә сөйләшергә була инде һаман саен?» - ди. Була, нишләп булмасын! Көн дә әнинең исәнлегенә шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укыйм. Бүгенгесе көндә мин әнием барлыгы белән бик бәхетле. Күңелемдә, йөрәк түремдә аңа карата олы хөрмәт ята. Миңа әнием биргән бәхет - бары минеке генә. Үзем дә ике улыма әни буларак, тирән бер ләззәт һәм горурлану белән бу олы исемне күтәрәм.Юкка гына сүземне әнидән башламадым. Әниләр хакында сөйлисем килә минем. Тик исәнлектә кадерләре булмыйча, ахирәткә күчкәч исә бөтенләй онытылган әниләр хакында. Бу хакта язасы бер дә җиңел булмаса да, йөрәк киштәсендә кайбер вакыйгалар тупланды да, дөнья иңләп кычкырыр хәлгә җиттем. Бөтен нәрсәне ваемсызлыкка, намуссызлыкка сылтыйсы җиңел ул, тик моннан кем, нәрсә ота соң?Телевизордан республикабыздагы картлар йортының берсен күрсәтәләр. Әби-бабайлар өлкәннәрчә сузып кына, ашыкмыйча гына һәркайсы үз язмышын сөйли. Кайберләрен тыңлыйм да, әрнеп: «Гомер үтеп киткән - сизелмәгән, ялгыз агачка терәлгәнеңне сизми дә калгансың бит, и-и адәм баласы», - дип уйлыйм. Биш бала тәрбияләп, үстереп, үз куллары белән бишесен дә җир куенына салган ана да, тормыш агачын иртә яшен суккан сугыш толы да, үз юлын таба алмаган бичара да бер түбә астында җыелган. Гомер буе яки гомернең күп өлешен ялгыз яшәгәнгә берни түгелдер бәлки, ә балаларын үстереп, олы тормышка очырганнан соң, берьялгызы торып калган аналар йөрәге язмышның мондый борылышларына ничекләр чыдыйдыр?! Аларның ялгызлыгы тагын да караңгырактыр, ачырактыр, әрнүлерәктер…Күптән түгел мин белгән бер әби үлеп китте. Аның ялгыз тормышта үз көнен үзе күреп көн иткәне сер түгел иде миңа. Тик беркайчан да сыкранганын, зарланганын ишетмәдем. Өенә килгән һәркемне чәй куеп каршы ала, елмаеп озатып кала иде. Ничә еллар буена без аның белән дусларча серләштек, сөйләшеп туя алмадык. Күрешкән саен, ирем, балаларымның һәрберсен аерым-аерым сорашып, хәлләребезне белешеп яшәде ул. Хәзер уйлыйм, никадәрле яхшы, якын мөнәсәбәттә булсак та, үз гаиләсен бер дә телгә алмаган әбием. Ә без, социаль хезмәткәрләр, артык сораулар бирмәскә гадәтләнгән… Тирә-юньдәгеләрне борчымаска, аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырмаска, хәтта күзләренә чалынмаска тырышып яшәгән кебек тоела иде ул миңа. Шул рәвешле үлеп тә китте, бичаракай. Берничә көн ишектән кергәне-чыкканы күренмәгәч, күршеләре чаң сукты. Ничек кирәк алай ишеген ватып кергәндә, әбинең гәүдәсе күптән суынган иде инде. Соңгы сулышында ирененә су тидерүче дә булмаган…

Мәетне озак тотып булмый - мәрхәмәтле тирә-күршеләре аны соңгы юлга әзерләү мәшәкатенә кереште. Кемдер бик теләп булышты, ә кемдер «фатир хуҗасын» табарга өндәде. «Анысы бездән башка да табылыр», диючеләр хаклы булып чыкты. Мәрхүмәне җирләп кайтышка, әбиебезнең… кызы кайтып төште. Аның шулай берни булмагандай бу бусаганы атлап керүенә бер гаҗәпләнсәк, өс-башына карап, хәлле генә тормышта яшәвен чамалап, янә шаккаттык. Гомер буе дөреслекне кешенең йөзенә бәреп әйтергә гадәтләнгән күрше апасы беренче минутта ук шартлады. Башка күршеләре тотып калмаса, ул теге ханымны чәйнәп атарга әзер иде. Аннан ул ничектер тынып калды да, аптырап: «Тукта әле, соң син ничек аның кызы була аласың, ул бит гел ялгыз яшәде, - диде. - Монда күчеп килгәннән бирле бер туганын күрмәдек, баласыз дип белдек. Ялгызлыкта гына түгел, хәерчелектә яшәде ул, пенсиясе аз иде, дарудан калган акчасы ипигә җитмәгән көннәре дә бик күп булды».

Ханым бу сүзләрне әллә ишетте, әллә юк. Затлы сумкасын ачып япты да беркемгә карамыйча гына: «Минем сездән сорыйсым килә, ишекне ватарга кем кушты, кем рөхсәт бирде сезгә?» - диде. - Хәзер шушы йозакны рәтләтеп ярты көнем узачак… Ә әнигә килгәндә, ул үзе гаепле, фатирын малаена яздырмаса, мин аны караган булыр идем. Аның ул исерек улын эзләп тормыйм, мирас буенча бу фатир барыбер миңа күчәчәк.

Таш курчакның бөтен килеш-кыяфәтеннән салкынлык, тәкәбберлек бөркелә иде. Җыелган халык сүзсез генә үз юлыннан китеп барды. Соңгы вакытта ата-аналарына карата гафу итмәс дәрәҗәдә катылык күрсәткән­нәр нигәдер күбәеп китте. Гафу итмәс дигәндә, мәрхүм ата-ананы истә тотмадым. Аларның җаны анда да тынычлык тапмас, рәнҗүләрен читкә куеп, газиз баласын якларлык, акларлык дәлилләр эзләр. Монысына иманым камил.

Шул ук вакытта бар кешене дә бер иләккә саласым да килми минем. Әни дип җан атып торучылар да, яратуларын сиздермичә, кычкырып йөрмичә генә күңелләре белән ананың аяк астына дөнья җәннәтен җәючеләр дә күп. Мондыйлар турында гел, бертуктамый сөйләргә кирәктер. Калганнар ишетсеннәр дә соклансыннар, үрнәк алсыннар.

Бер ир туганым, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында чын күңелдән ачылып сөйләшеп утырганда, минем күздән яшь чыгарырлык бер мисал китергән иде. Беркөнне аның эштән кайтышына, әнисе белән хатыны нәрсәгәдер эләгешеп, ирне икесе-ике якта каршы ала. Күзләрендә сорау, түземсезлек: ир кемне яклар, кем ягына басар?! Кайсысын үпкәләтмәскә, ничек итеп бер һәм берәгәйле итеп сүз әйтергә? Бер яктан мин - ир, икенче яктан - баламын, дип уйлаган ул. Хатынының: «Мин әйткәнчә булачак!» - дип, икеләнмичә дә басып торуын күргәч, ана кешенең дәшмичә генә сабыр итүенә күз ташлагач, ул нәтиҗә чыгарган. «Син, хәләлем, ничек барга риза булсаң гына бергә гомер итәрбез. Әни берәү генә, аны алыштырып та, сайлап алып та булмый. Калганын - үзең уйлап бетер», - дип әйткән дә, ишегалдына чыгып киткән. Күпмедер вакыттан әйләнеп керсә, ана кеше чәй ясап, килен үз баласын - улын тотып утырган килеш, аны өстәл артында көтәләр икән… Бу минутта ничә кеше сабак алган. Ана кеше үстергән агачыннан җимеш татыса, килен шул җимешне татыр өчен улын ничек тәрбиялисен уйлагандыр. Өйдә савыт-саба шалтыраган саен бер-берсенең җанын кыйнамас алар бу аңлашудан соң. Әлеге вакыйгага нәтиҗә чыгарганда, һәрберсенә уңай билге куясы килә. Килен кешенең җиңелү ачысыннан чәпчеп чыгып китмәве өчен дә, әни кешенең «күрдеңме!»се булмавы өчен дә, ирнең үз эченә бикләнеп, дәшмичә генә кайгысын аракы белән юып, зур хата ясамавы өчен дә…

Шушы уйларымны бер тәртипкә салып йөргәндә, минем карамагымда булган Нәзимә әби вафат булды. Яше сиксәнне узган гына иде әле аның. Үз тормышын кормагач, бөтен гомерен сеңлесенең балаларына багышлаган. Нәзимә әбине «Тәти апа», дип кенә торучы, инде үзе дә илле ягына киткән Ләлә апа да, аның кызы Лилия дә аңа үз балалары кебек иде. Соңгы вакытта саташып сөйләшүче әби аларга «әни» дип эндәшә иде. Туганнары көн дә килеп Нәзимә әбине ашатып, юып-җыештырып тордылар. Сабый баланы караган кебек кашыктан ашаттылар, иркәләп сөйләштеләр. Әби аларга мең риза, мең бәхил булып үлеп китте. Балалар үстермәгән булса да, кеше баласыннан игелек күрде ул. Һәм шуның белән бик бәхетле иде. Шушы җиргә җиткәч, кемдер: «Юкка карамаганнардыр, акчасы, фатиры…» - дияр. Тик фатирларын үзләренә яздырып, әбиләрне төп башына утыртучылар белән дә дөнья тулган бит. (Чит-ят әбиләрне генә түгел, фатир аркасында газиз әнкәләрен рәнҗеткән, хәтта, алдарак сөйләп үткән очрактагыча, аңардан ваз кичкәннәр дә бар әнә.) Андый бәхетсез әбиләр белән көн дә очрашам мин. Дөнья малы белән күңел чисталыгы нигә һәрвакыт янәшә тора алмый? Нигә беренчесенә ирешер өчен күпләр икенчесеннән баш тарта? Һәр очрак чорналып беткән бер төен кебек.

Нигә болай килеп чыкканын аңларга тырышсам да, юк, чишә алмыйм мин бу төеннәрне. Кайсы нык итеп бәйләнгән… Кайсы кагыласы килмәслек пычрак… Ә кайсысынадыр серле ачкыч кирәк. Узган юлыбызда төйнәлгән төеннәр калдырмаслык итеп кичсәк икән тормышны.

http://syuyumbike.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 февраля 2018 в 16:49
    Күршеләрнең җирен алып буламы? – Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
    26
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    54
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    65
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 13:55
    Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
    49
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 10:30
    Торф төймәләре – замана бакчачыларына хезмәттә Алар көнкүрешкә чагыштырмача күптән түгел килеп керүләренә карамастан, үзләренең өстенлекле сыйфатларын бик тиз исбатлады:
    32
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 08:28
    Мунчаның да паспорты булырга тиешме? – Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?
    62
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 13:36
    Җәмәгать судьяларының өй туе Мирный бистәсендә Комаров урамының 43нче йортында җәмәгать судьяларының өр-яңа итеп төзекләндерелгән бинасы ачылды. Биредә халыкны өч участок буенча кабул итәчәкләр. Ремонт эшләре ТР дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
    29
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 12:03
    Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
    78
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 11:10
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    52
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 08:12
    Рөстәм Миңнеханов: «Проблемаларны яшереп калырга ярамый» Бу атнада Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советының берләшкән утыз өченче сессиясендә катнашты. Ә аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.
    53
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    214
    0
    2
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    103
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    110
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 19 февраля 2018 в 12:00
    Афәрин, Андрей!
    Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.
    40
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    242
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    232
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    214
    0
    2
  • 16 февраля 2018 в 11:30
    Мәктәптә укучылар сугыша Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.
    180
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 09:44
    Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!
    166
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:35
    Юл ябыла Ремонт эшләре бару сәбәпле,2018 елның 16 февралендә Свияжск – Ходяшево  юлындагы тимер юл переезды 7дән 16 сәгатькә кадәр ябыла.
    159
    0
    1
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез! Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    113
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    110
    0
    0