Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларда китапханәгә мәхәббәт уятучы

Аркадий Гайдар исемендәге үзәк балалар китапханәсе Карл Маркс урамында матур бинада урнашкан. Китапханә ул – җәмәгать тәртибендә файдалану өчен китап, журнал, газеталарны үзендә туплый һәм саклый торган урын.

Безнең балалар бакчасы китапханә белән күптәннән хезмәттәшлек итә, уку елларына бергәлектә төзелгән эш планыбыз да бар. Китапханәнең бакчабызга якын булуы белән без бик уңдык: бирегә җәяү генә, парк-бакча аша узып киләбез. Монда үз эшләреннән ямь табып, вазифаларын яратып, җиренә җиткереп эшләүче хезмәткәрләр эшли. Алар китап ханәгә алынган китапларны тәртипкә китереп, саклап тора, укучыларга бирү эшен башкара.

Бүгенге язмамда сүз баш китапханәче, безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алучы, кызыксындырырлык чаралар үткәрүче, бала күңеленә юл салучы, эзләнүче, яңа идеяләр уйлап табучы, балаларның чын дусты булган Зөһрә Яхъя кызы Әбелханова турында.
Зөһрә ханым Тәтеш районының Олы Тархан авылында туа, урта мәктәпне Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә тәмамлый. 1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтын «Библиотековедение и библио графия массовых и научных библиотек» белгечлеге буенча кызыл диплом ала. Татарчасы болай яңгырый:

«Китапханә эшен оештыру, аны алып бару формалары, ысуллары һәм фәнни, киң күләмдә кулланылучы китапханәләрнең, журнал яки газетаның, яңа чыккан китапларга рецензия язучы» белгечлеге.

Зөһрә ханымга Уфада фәнни һәм рес публика яшүсмерләр китапханәләрендә эшләргә насыйп була. Ул шулай ук Ульяновск өлкәсенең Димитровград китапханәсендә эшләгән чакларын да сагынып искә ала. Гайдар исемендәге үзәк балалар китапханәсендә эшли башлавына да быел 32 ел булган!

Очрашулар төрле темаларга багышлана, мәсәлән, балалар язучыларының, шагыйрь ләрнең истәлекле даталары, ел фасылларына, әниләргә багышланган бәйрәмнәр, музыкаль сәяхәтләр аша яраткан әкиятләрләрнең геройларына кунакка бару, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган чаралар, Идел буе халыкларының тормышын чагылдырган әңгәмәләр, өлкәннәр көне – болар барысы да презентация аша яктыртыла. Һәрбер үткәрелгән чара – максатны һәм белем бирү – тәрбияви бурычларын күздә тота. Балалар һәр чарадан нинди дә булса яңалык, белем ала, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән тамаша – спектакльләр карый, үзләре дә бу чараларда теләп катнаша. Балалар бакчасында алган беренчел белемнәрне ныгыту, тулыландыру бара. Безнең күмәк һәм бердәм эшебезнең нәтиҗәсе – балаларның сөйләм телләре үсә, байый, дөньяны күзаллаулары киңәя, китапларга карата сакчыл караш тәрбия ләнә, тирә-юньгә кызыксыну арта. «Үзегез бүген ишеткәннәрне, яңа белгәннәрне өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә сөйләгез», – ди аларга китапханәче апалары һәрвакыт.
Зөһрә Яхиевна күрсәтмәлек аша, балаларга мавыктыргыч итеп, бәйнә-бәйнә сөйли, ә аерым бер темага багышланган күзгәзмә һәрвакыт түр урында тора.

Сөйләм теле бай аның, яңа материалны тыныч, сабыр гына балаларга җиткерә белә. Китапханәгә беренче тапкыр килгән балаларны андагы бүлмәләр белән таныштыра, китапханәгә язылуның тәртибен, кагый дәләрен аңлата. Китап киштәләре, компьютерлар залы, уен мәйданчыгы балаларны үзләренә җәлеп итеп тора. Биредә аларга бик ошый. Зөһрә ханым балаларны китапханәгә әти-әни ләре белән бергәләп тә килергә өнди. Килегез, хөрмәтле әти-әни ләр, әби-бабайлар, китапханәнең ишек ләре һәркемгә ачык!

Язганымча, күмәк эш планыбыз буенча, үз чиратыбызда, без дә китапханә хезмәткәрләрен төрле чараларга чакырабыз. Алар алып килгән яңа китаплардан төзелгән күргәзмә – балалар күңеленә аеруча хуш килә.

Зөһрә Яхъя кызын хезмәттәшләре дә ярата, аны бәялиләр, хөрмәт итәләр, аннан үрнәк алалар. Ул үзенең осталыгы, бай тәҗрибәсе белән бик теләп бүлешә, 43 ел эшләү дәверендә, ул шактыйтупланган. Зөһрә ханым яхшы, зирәк әни, нечкә күңелле, зәвык белән киенүче ханым. Кызы Зөлфия, финанс институтын кызыл дипломга тәмамлап, Мәскәү шәһәрендә яши, эшли. Шушы көннәрдә алыштыргысыз китапханәче Зөһрә Әбелханова үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аңа нык сәламәтлек, эшендә тагын да югарырак үрләргә ирешүен, ак бәхетләр, хыялларының тормышка ашуын телибез. Әле озак еллар шулай бергә хезмәттәшлек итсәк иде!

Лилия Гарипова,
23нче «Алтын башак» балалар бакчасы татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев