Яшел Үзән

Балалар Сабан туе – җәй сәламе

Майның соңгы көнендә Бишнә мәктәп территориясендәге төзелеп килүче яңа спорт мәйданчыгы балаларның күңелле чыр-чуыннан гөрләп торды.

Аларга зурлар берләшеп зур бәйрәм - Сабан туе бүләк иттеләр. Быел ул аеруча җанлы, җыр - биюле, күңелле һәм бүләкләргә бай булды. Күмәклектә - көч, дигән халык әйтеме юкка гына тумагандыр. Ник, дигәндә, быелгы балалар Сабан туен оештыруны мәктәп җилкәсенә генә салмыйча, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә күтәрергә булганнар. Шуңа күрәдер, нәтиҗәсе барысын да сөендерде.

Балалар берсен - берсе уздырып төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты, чөнки һәр уен - ул бүләк. Ә призлар һәркем күңеленә хуш килерлек, җитди - нәкъ зурларча иде.

-Бу бәйрәмне оештыруда авыл халкының да өлеше бар. Шаяртып кына, дип әйтик инде, бер эксперемент уздырган идек яңа елга, уңышлы гына килеп чыккач бу юлы да шулай иттек: кибеттә бер әрҗә куйдык, кем нәрсә белән ярдәм итә ала - шунда салуларын үтендек. Хәйран гына бүләк шулай җыелды. Битараф калмаган авылдашларга рәхмәт әйтәсебез килә, - диләр Бишнә мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәхилә белән Илфат Сабировлар.

Балалар Сабан туе, дигәч тә, олыларсыз гына булган икән, дип уйласагыз, ялгышасыз. Әти - әни, дәү әти - дәү әниләр бәйрәмне карап кына калмый, бәйгеләрдә, уеннарда да актив катнашып күңел ачты. Шулай ук, кирәк - ярак алырга теләүчеләр өчен сәүдә рәтләре дә бар иде. Ә инде биредә традициягә әйләнгән чәй табыны тәм - томнары белән, магнит кебек үзенә тартып торды.

Бишнәлеләр менә шулай күңелле итеп яз фасылын озатып, җәйгә аяк басты. Сабан туенда рәхәтләнеп ял итүчеләр, бәйрәмне оештыруга зур көч куйган - мәктәп директоры Зөлфия Сабирова, Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтле калды.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: