Яшел Үзән

Балалар ник үз-үзенә кул сала?

Хәзерге заманда зур проблема калкып чыкты: бу - балалар суициды. Ник күбәеп китте икән мондый хәлләр бүген? Элек Совет чорында булганмы алар?

Бер яктан карасаң, бүген мондый хәл бөтенләй булырга тиеш түгел кебек. Ашау-эчүгә иркенлек, өс бөтен, сүз иреге муеннан, контрольдә тотучы оешмалары да юк, ә нәтиҗә - киресенчә. Ул балалар күбесе яхшы гаиләләрдән. Бәлки, моның төп сере дә тормышка яраклашмаган «чебен тимәс чер итәр» дип атала торган, авырлыкны, катырак сүзне күтәрә алмый торган балалар тәрбияләп үстерүдәдер? Ә бәлки, моның тагын бер сере җәмгыятьнең начар булуында, начар үрнәк күрсәтүендәдер? Сораулар күп, җавап юк кебек. Әйе, Совет заманында балаларның аңнарын хәрби-патриотик, рухи-патриотик юнәлешкә юнәлтүче оешмалар, түгәрәкләр, тимурчылар отрядлары күп һәм бу оешмаларның файдасы көн кебек ачык иде.
Хәзер ничек тәрбияләнә соң балалар? Компьютер, чәчләрне үрә торгызырлык кинолар белән, наркотиклар, спиртлы эчемлекләр, порнография белән. «Әтәч сәясәте» белән генә тәрбия алып бару мөмкин түгел (минем эш кычкыру, ә анда таң атамы, атмыймы, минем эш түгел). Телевизор экраннарына яшь маркировкасын куеп кына котылып калырга тырыша чиновниклар. Алай гына булмый. Баланың психикасына үтергеч йогынты ясаучы киноларны, тапшыруларны, гомумән, күрсәтүне тыярга кирәктер.
Икенчедән, балаларга беренче сыйныфтан ук психология дәресләре кертергә кирәк дип саныйм. Мәгариф өлкәсендә дә яңа законнар чыгып тора, аңлап та өлгереп булмый. Андый-мондый хәл булганда, укытучыны яисә ата-ананы гаеплиләр. Әйе, балалар өчен ата-ана да, укытучылар да җаваплы, тик илле процентка гына. Калган иллесе өчен система, җәмгыять җавап бирергә тиеш. Хәзерге законнар буенча, балаларга сүз әйтмә син, тырнак белән чиертмә. Бала гаепле икән, тел белән әйт­кәнне аңламый икән, җәзасын да алырга тиеш. Болай барса, чебен тимәс чер итәрләр, эгоистлар, сүз күтәрми торган, шуңа унынчы катка менеп аска сикерә торган балалар үстерүебез мөмкинлеге күп тапкырларга арта. Укытучыларны үз вазифаларын башкарудан өзеп, прокуратура юлында гына йөртә башласак, педагогика институтларына керүче булмаска мөмкин. Болай да аларның дәрәҗәләре төште. Элек укытучы балалар өчен ата-анадан да югарырак, фәрештә кебек иде. Мәктәпләргә кереп ата башладылар бит инде. Кая бара бу дөнья?

Фәндияр Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: