Яшел Үзән

Балалар өчен түләнә торган пособиенең күләме арта

"Татарстан халкына адреслы социаль ярдәм" законы нигезендә киләсе елдан балалар өчен түләнә торган пособиенең суммасы артачак.

Әллә ни күпкә түгел, анысы, шулай да, ярап куя. Әйтик, аз керемле гаиләдә яшәүче, балага 16 яшькә кадәр (гомуми белем бирү учреждениесендә укучы балага 18 яшь тулганчы) бирелә торган пособие 295 сум булачак. Ялгызы гына бала тәрбияләүче аналар исә 2017 елдан 782 сум пособие ала башлаячаклар.

shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: