Яшел Үзән

Бал кортларын да исәпкә алачаклар

Быел, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең җелегенә төшкән нәрсә - авыл хуҗалыгы санын исәпкә алу көтелә. Узган гасырда яшәүчеләр хәтерлидер, гаилә башлыклары, газиз балалары авызыннан тартып алып хөкүмәт кесәсенә бар булганын чыгарып бирмәс өчен, төрле юллар белән мал исәбен әзрәк күрсәтергә тырыша иде.

Сан алучылар килгәнче бер-ике бәрән - идән астына, сарык - бәрәңге базына «шуа»... Бик күптән булган хәлләр кебек тоелса да, онытырлык вакыт узмаган әле. Хәзер инде бар да башкача, шөкер, тамак тук - өс бөтен, яшереп торасы юк - бар булганын ачыктан-ачык әйтәбез дә яздырабыз.
2013 елның 10 апреленнән №316 «2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыру» турындагы РФ Дәүләт карары нигезендә, 1 июльдән алып 15 августка кадәр Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә, аграр секторы өлкәсендә бик зур статистик тикшерү булачак. Бу җәһәттән, ра­йон башлыгы карары белән, әлеге чарага әзерлек һәм уздыру буенча комиссия булдырылды. Закон буенча, җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу эшенә әзерлек һәм башкаруга дәүләт хокукы бирелә. Кампания белән бәйле барлык чыгымнарны да федераль бюджет күтәрәчәк. Инде бүгенге көнгә әлеге максатка тотылачак (бүлмә арендалау, сакчылар белән тәэмин итү, транспорт һәм элемтә хезмәте) чыгымнарның гомуми күләме билгеләнгән.
Исәпкә алыначак объектлар итеп авыл хуҗалыгы продукция­се җитештерүдә файдаланучы җир биләмәләре хуҗалары, арендалаучылар, милек хуҗалары яки кулланучы яисә авыл хуҗалыгы хайваннарын асрау­чы юридик һәм физик затлар билгеләнгән. Эре, уртача һәм кече авыл хуҗалыгы оешмалары; крестьян-фермер хуҗалык­лары һәм шәхси эшмәкәрләр; гражданнарның шәхси ярдәмче һәм аерым хуҗалыклары; гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерцияле булмаган дача берләшмәләре исәпкә алынырга тиеш.
Бу бик масштаблы эш - җирнең кулланышы, авыл хуҗалыгы культуралары һәм җиләк-җимеш утыртуга тотылган мәйданнар, терлек-туар һәм кош-кортның исәбе, җитештерү күләме, машиналар һәм механизмнар турында мәгъ­лүмат җыю максаты белән башкарыла. Моннан тыш, беренче тапкыр, авыл җитештерүчеләренең хуҗалыкларын алып баруда кулланыла торган алдынгы ысуллары, аларның кредит чараларын җәлеп итүләре, бюджет субсидияләре һәм дотацияләрен алу турында сораулар биреләчәк.
Хәзерге вакытта әлеге хезмәткә инструкторлар һәм исәпкә алучыларны сайлап алу этабы тора. Монда, 65 көн буена бары тик үзен шушы эшкә багышлый алучылар гына булачак, чөнки йөкләмә бик зур - һәр исәпкә алучыга 460 алып 644кә кадәр объектны йөреп чыгарга туры киләчәк. Аларның һәрберсе махсус экипировка: портфель, бейсболка (башлык) һәм махсус таныклык - бейдж белән «коралланачак».
«Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу» турындагы закон нигезендә, бу чарада катнашу юридик затларга мәҗбүри булса, физик затлар өчен - җәмәгать бурычы булып тора.
Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: