Яшел Үзән

Бакыйлыкка күчү җиңел түгел

Дөньяга бер килгән китәргә тиеш, дип сөйләргә яратсак та, беркемнең дә якты дөньяны ташлап китәсе килми. Якыннарыбыз вафат булгач та, авыр кайгыдан күбебез югалып кала, мәетне мәңгелек йортка озату эшен нәрсәдән башларга белмибез. Әлеге язманың кемгәдер файдасы тими калмас, дигән уй белән Идел аръягында урнашкан хезмәтләр биргән мәгълүматны кулланып эшләдек.

Илсөяр Таһирова, Норлат участок дәваханәсенең баш табибы:
- Авылларда халык уч төбендәге кебек - авыручылар, өлкән кешеләр һәрвакыт күзәтү астында. Авыл фельдшеры барысын да белеп тора. Үлем-китем булган очракта иң беренче чиратта авыл фельдшерына һәм полиция участковыена хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер участок табибына хәбәр итә.
Бик каты авырып үлгән (хроник авырулары булганнар, онкологик авыруларның да барысы түгел) яисә 80 яшьтән олы булганда һәм бездә исәптә торганда гына участок табибы үлем турында белешмә бирә. Калган очракларда моргка юллама бирелә. Шуны да әйтәсе килә: безнең табиблар үлем-китем булган очракта эш сәгате белән исәпләшми, белешмәне бик тиз бирергә тырышабыз. Белешмә кеше үлгән көнне язылырга тиеш. Табиблар биргән белешмә нигезендә ЗАГСтан үлем турында таныклык алырга була.
Мәрьям Яковлева, Яшел Үзән ЗАГСы җитәкчесе:
- Үлем турында белешмәне якшәмбедән кала көн саен алырга була. Эш көннәрендә - 8дән 17 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә 8дән 16 сәгатькә кадәр эшлибез.
Басыйр Зарипов, поли­циянең Норлат участогы начальнигы урынбасары:
- Кеше үлүе хәбәрен участковыйлар урынга барып тикшерә. Үтерү очрагы булмаганда, мәетнең туганнары медиклар белән эшли, ә үтерү булганда, монда инде безнең белгечләр эшли башлый.
Равил Кадыйров, Олы Ачасыр авылы мәчетенең имам-хатыйбы:
- Дөнья булгач үлем-китемнәрсез дә булмый. Беренче чиратта үлем очрагын раслату өчен үлүченең туганнары медицина хезмәткәрен чакырта. Ә медицина хезмәткәре бу хакта Норлат дәваханәсенә хәбәр итә. Дәваханәдән алынган белешмә нигезендә Яшел Үзән шәһәрендәге ЗАГС бүлеге үз белешмәсен язып бирә. Мөселманнар мәетне, өендә бер көн кундырганнан соң, кояш баеганчы җиргә иңдерә. Мәетне юу, күмү кирәк-яраклары мәчеттән алына. Мәчеттә һәрвакыт 10 мәетне күмә алырлык ләхет такталары әзерләп куелган. Бәясе - 1 мең сум. Аерым мәет юучылар бар. Мәетне озату барышында имам да катнаша. Алар, тиешле дога-намазларын укып, мәетне озата. Сәдака өләшү мәсьәләсендә аерым бәяләр куелмаган. Аны туган-тумача хәленнән килгәнчә үзе бирә. Сәдаканы сорап алу юк. Авыл зиратына шәһәрдән яисә читтән алып кайтып күмгән вакытта, ЗАГС белешмәсе булудан тыш, мәчеткә 1 мең сум акча да түләргә туры киләчәк. Бу акча зиратны тоту өчен файдаланырга мөмкин.
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы мөхтәсибе, шәһәр мәчете имам-хатыйбы:

- Үлем-китем булганда, шәһәр мәчетенә мөрәҗәгать итәргә була. Мәчеттә мәетне юу, күмәргә әзерләү, күмү өчен бөтен кирәк-ярак һәм җиһазлар да бар. Шулай ук кәфенлекне һәм ләхет такталарын бирә алабыз. Без боларны кеше үлеп киткәч туганнарына кыен вакытта эзләп йөрмәсеннәр дип әзерләп куйдык. Шул ук вакытта мәчеттә мәетне юа, озаткан вакытта җеназасын, догаларын укырлык тәҗрибәле кешеләребез дә бар. Алар кайгы-хәсрәтле вакытта туган-тумачасын юатырлык вәгазьләр укый. Мәетне озату тәртибе белән дә таныштырырлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: