Яшел Үзән

Бакырчы көтүен Чәкчәкләр көтте

Бакырчы көтүен Чәкчәкләр көтте Гомереңдә беренче тапкыр көтү көтәргә бару һәркемнең хәтерендә озак саклана. Ә кулдашларың радио ди-джейлары булса, көтү көтү әле шактый күңелле эшкә дә әверелә. Бүген «Intertat.ru» хәбәрчесе «Болгар» радиосы ди-джейлары белән көтү көтте. «Болгар» радиосының «Чәкчәк шоу» иртәнге тамашасын өч ел дәвамында тыңлаучылар яратып өлгерде. Җитмәсә, алар...

Бакырчы көтүен Чәкчәкләр көтте

Гомереңдә беренче тапкыр көтү көтәргә бару һәркемнең хәтерендә озак саклана. Ә кулдашларың радио ди-джейлары булса, көтү көтү әле шактый күңелле эшкә дә әверелә. Бүген «Intertat.ru» хәбәрчесе «Болгар» радиосы ди-джейлары белән көтү көтте.


«Болгар» радиосының «Чәкчәк шоу» иртәнге тамашасын өч ел дәвамында тыңлаучылар яратып өлгерде. Җитмәсә, алар еш кына тыңлаучылары белән радио аша гына түгел, ә күзгә-күз дә очраша. «Чәкчәк шоу - көтүдә» проекты - шундыйларның берсе. Уеннан гына башланып киткән бәйге зур бер проектка әверелде.

Бәйге шартлары буенча, республика авылларында яшәүчеләр үзләре урынына радио алып баручыларын көтү көтәргә җибәрергә гариза язды. Ул гаризаларны башкалар СМСлар белән хупларга тиеш иде. Бәйге финалына Яшел Үзән районының Бакырчы авылы һәм Актаныш районының Табанлы Күл авылы халкы чыкты. Тик беренчеләр өлгеррәк булып чыккан: алар СМСларны күбрәк җибәргән. Өстәвенә, алар шигырьләр, шигарьләр уйлап чыгарып кына калмаган, ә рэп та яздырган. Шулай итеп, яраткан ди-джейлары Айгөл Хәйруллина, Марсель Әхмәдуллин, Рөстәм Гайзуллин белән очрашу бәхете нәкъ менә Бакырчы авылы халкына елмайды.

Авыл халкы көтү көттерергә ничек әзерләнгән?

Соңгы мәгълүматларга караганда, Бакырчы авылында 357 кеше яши. Аларның 189 эшли, 17 яшькә кадәрге балаларның саны - 76. Авыл халкы «йолдыз»лы көтүчеләр килүенә әзерләнеп торган. Кичә төнлә шушы авылга килеп төшү белән, кешеләр безне зур чәк-чәк, шигырьләр белән каршы алды. Моннан тыш, бүген 20.00гә планлаштырылган "Кичке уен" дип аталган татар эстрадасы артистлары концерт программасы өчен махсус сәхнә дә ясаганнар. Бу эштә Бакырчының 40лап ир-аты катнашкан. Оештыру эшләренә аеруча зур өлеш кертүчеләр арасында - Сәлимҗан Шәмсиев, Әнәс хәзрәт белән Рәшидә абыстай Закировлар, Миләүшә һәм Рафис Сәлахиевлар.

Көтү көтүнең ние бар?

Көтүчене нәрсәсез күз алдына китереп булмый? Әлбәттә, чыбыркысыз. Бакырчылылар аларны тасмалар тагып ясаган. Ди-джейларның һәрберсендә - көтүче букчасы. Алар барысы да төрле. Айгөлнең сумкасы иң гламуры булгандыр, мөгаен. Чөнки бары тик анда гына җилпәзә (веер) һәм көзге бар иде. Егетләр букчаларының берсендә - бинокль, икенчесендә сыбызгы бар иде.

Көтүчеләр иртәсе сәгать биш тулганда башланды. Бакырчы авылы халкы көтүне бер урынга китерде. Шунысы кызык: монда көтүгә 70 сыер, 90лап сарыктан кала, 2 кәҗә дә чыга икән. Соңгыларының хәтта үз исемнәре дә бар - Җәмилә белән Кәч-кәч.

Бакырчылылар «Чәкчәк»ләрнең көтү көтүенә хайваннарын да бизәгән. Араларында Россия һәм Татарстан әләмнәре төсендәге тасмалар такканнары да, сыртларына «Чәкчәк шоу» дип язып куйганнары да бар иде. Бакырчы сарыкларын спортчылар диярсең! Алар бара торган җирләреннән трамплиннан сикергән кебек, сикереп баралар. Моңарчы өй хайваннарының җиңел атлетика белән шөгыльләнгәннәрен күргәнем юк иде минем!

«Чәкчәк шоу» радиотамашасы ди-джейларын үз күзләре белән күрергә дип, бөтен авыл җыелды. Көтү куарга килгән апа-абыйлар, әби-бабайлар ачык һәм гади булып чыкты. Шул арада ук алар «Чәкчәк»ләр белән әңгәмә дә корып җибәрделәр.

- Сыерларыгыз сөт бирәме? - ди «Чәкчәк»ләр.

- Моңарчы бирәләр иде. Бүген - ашатуыгыз карап инде, - дип шаяртты авыл халкы.

Аллага тапшырып, сәгать иртәнге алтыда юлга кузгалдык. Бакырчылар безгә хәерле юллар теләп, озатып калды. Көтүне кая алып барасын «Чәкчәк»ләргә Бакырчы авылы халкы күрсәтте. Башта көтүне туктатып, аларга "җиңелчә иртәнге аш" ашарга "мөмкинлек бирдек". Ягъни, сыерлар бераз үлән чемченеп алды. Ул вакытта мин әле шундый озын юл үтәсемне күз алдына да китермәгән идем.

Бара торгач, без Денис чокыры, Каенсыз урманлыгындагы күлгә килеп чыктык. Шунда инде безнең көтүебез бераз иркен сулап куйды: үз көйләренә ашады...

«Чәкчәк»ләрне яраттылар

«Чәкчәк»ләр көтү көтеп кайткач, кичке уен оештырырга Казаннан бер төркем артист килеп, Бакырчы авылы халкының күңелен күрәчәк.

- «Чәкчәк»ләр белән көтү көтәргә бик күңелле булды. Алар берсеннән-берсе үзенчәлекле, фантазиягә бай кешеләр, - дип сөйләде Миләүшә Сәлахиева.

Кызганыч, Бакырчы авылында Мәдәният йорты юк. Бу проблеманың тиздән хәл итүен чын йөрәктән телиләр алар. Тик шулай булуга карамастан, бакырчылылар рәхәт итеп яши белә: һәр урам чиратлашып, бәйрәмнәр оештыра икән.

Әйтергә кирәк, Бакырчы халкы көндәшләрен дә онытмаган. Әнәс хәзрәт киңәше белән, финалга чыккан икенче авыл - Табанлы Күлгә көз көне "чәкчәк"леләр концерт белән киләчәк икән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

Язма «Intertat.ru» сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    96
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    54
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    69
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 14:05
    Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.
    21
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 12:52
    Утырып уйлар уйладым... Кыска гына язылган мәкаләмә, зурдан кубып, Туфан абый Миңнуллинның канатлы фразага әйләнгән тирән эчтәлекле сүзләрен исем итеп куярга батырчылык иттем.
    28
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 11:21
    Иң гади һәм ачык сайлаулар Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.
    22
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 09:59
    Сәламәтлек әлифбасы Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?
    42
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 21:10
    Рентген тикшерүләрен кайда узарга була? Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең Консультатив-диагностика поликлиникасында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 2018 елның 14 февраленнән рентген кабинеты ябылды.
    46
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 16:24
    Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!» Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.
    201
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 14:55
    Сез икегез – бербөтен Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Әлеге татлы, ихлас хистән башка гомер кичерүләре мөмкинме икән?!
    199
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 13:40
    Ятимнәргә тиешенчә түләнмәгән Прокурор күзәтчелегенә бу юлы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эләккән.
    78
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:30
    Мәктәптә укучылар сугыша Агымдагы елның 24 гыйнварында шәһәр мәктәпләренең берсендә III сыйныф укучылары арасында ызгыш чыгып, шуларның берсе тән җәрәхәтләре алган.
    148
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 09:44
    Маммография тикшерүләре узу кабинеты эше туктатыла Хөрмәтле Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре халкы!
    137
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез!
    Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    79
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.