Яшел Үзән

Азат Фазлыевка күз тигән?!

Эстраданың популяр җырчысы Азат Фазлыев соңгы арада еш чирли башлаган. Бервакыт концерттан соң җырчының хәле китеп, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булганнар. Азат та, якыннары да бәланең төп сәбәбе - күз тиюдәдер дип уйлый.

- Ноябрьдән бирле 4 тапкыр чирләдем. Авырудан арына алмыйм. Югыйсә юка киенеп йөрмим, табиб язып биргән даруларны да эчәм. Иң кызыгы шул: көндез хәлем яхшы, ә менә концертта чыгыш ясаганнан соң кинәт хәл китә. Ирексездән күз тимәдеме икән, дип шикләнә башладым. Хәзер сәхнәгә чыкканда, белгән догаларымны укыйм. Күз тиюдән саклану өчен ешрак мәчеткә йөрергә, хәер бирергә, мулладан өшкертергә кирәк. Моңа кадәр дә шулай эшләдем, хәзер бигрәк тә, - дип сөйләгән интертат.ру хәбәрчесенә Азат Фазлыев.
Җырчы күз тию, бозым ише әйберләргә ышануын белдерде. «Моннан берничә ел элек бер авылга концерт куярга баргач, очраклы рәвештә бер күрәзәче белән аралашырга туры килгән иде. «Тиздән яңа машиналы, яңа фатирлы булачаксың. Эшең гөрләп барыр. Гаиләңдә дә бар да тәртип булыр. Ләкин бу бәхетеңә көнләшүчеләр артыр. Күз тидерүдән саклан», - дигән иде ул. Менә хәзер шул сүзләр әкренләп искә төшә башлады. Чынлап та, эшең барып чыкмаса да начар, эшең гөрләсә дә, авыр икән, чөнки тыштан сөенеп йөрсә дә, эчтән көнләшүчеләр күп», - ди Азат.
Интертат.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 56 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    19
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    289
    1
    3
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    205
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    179
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    174
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    160
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:09
    Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.
    128
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 11:36
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    115
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:09
    Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.
    109
    0
    0