Яшел Үзән

Азат безнең һәм сезнең ярдәмгә мохтаҗ

Февраль аенда 4 яшен тутырган Азат Гайнановның башкалар кебек балалар бакчасына йөрисе, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп уйныйсы, аралашасы бик тә килә. Шундый сөйкемле бала ул. Ләкин... Эх, шул сүзне әйтәсе булмаса икән. Үз аякларында йөрү бәхетеннән мәхрүм ул.

Азат Эльмира һәм Рәмис Гайнановларның беренче һәм зарыгып көтеп алынган уллары. Йөклелек чорын булачак әни яхшы кичерә. Кан басымы уйнауны санамаганда, бар да әйбәт бара. 24 февральдә иртән табиб янына барып кайта, инде кичкә эче авыр­тып, ашыгыч ярдәм машинасы белән бала тудыру йортына килеп эләгә һәм шул кичтә үк апрель ахырында туарга тиешле баласын операция ясап алалар. Азат 31-32нче атнасында кило ярым авырлыкта туа. Әти-әнисе баланың хәле сөенерлек булмавын яхшы аңлап, Казанга җибәрүләрен сорый, тик безнең табиблар гына ашыкмый. Танышлары аша сөйләшеп (ә хәзерге заманда ансыз булмый да), бер тәүлек­лек сабыйны балалар республика клиник дәваханәсенә илтәләр. Анда баш миенә кан сауган, балага кислород җитмәгән, дип нәтиҗә чыгаралар. Айдан артык дәваланганнан соң, бу чакта бәләкәчнең авырлыгы ике килограммнан артык була, Гайнановларны өйгә кайтаралар. Ике айлык чагында ук массаж ясый башлыйлар, медикаментлар кулланып дәвалыйлар. Азатка 9 ай дигәндә, эзләнә торгач, Казанның 8нче дәваханәсенә эләгәләр һәм алга китеш сизелә, сабый активлаша. Алар биредә өч ай саен ятып чыга. Икенче курс дәваланганнан соң, 1 яшь тә 1 айлык бала үрмәли башлый. Гаиләнең нинди шатлык кичергәнен белсәгез икән! Гайнановлар елына ике тапкыр тернәкләндерү үзәгенә бара. Биредә, массаждан тыш, физик күнегүләр, электр һәм дарулар белән дәвалау, бассейн һәм башка бик күптөрле процедуралар каралган. Югарыда әйтелгән социаль үзәкләрдән тыш, Азатның сәламәтлеген алга җибәрү өчен, хәлләреннән килгән кадәр, түләүле тернәкләндерү үзәкләренә дә мөрәҗәгать итәләр. Өч айга бер тапкыр Казанга «Первый шаг» дип аталган медицина үзәгенә баралар.
- Анда Кытайдан килгән белгечләр эшли, алар ДцП диагнозлы авыруларны энә белән дәвалый, массаж ясый. 24 көнлек курсның бәясе 100 мең сумга якын. Без анда өч айга бер тапкыр барабыз. Улыбыз йөреп китсен дип, бар мөмкинлектән дә файдаланырга тырышабыз, - дип сөйли Эльмира.
Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр 89172967639 номерына шалтырата ала.
«Сбербанк» картасы счеты: 639002629013046007;
Яндекс акча кошелегы: 410012236878784.
Шулай ук безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итәргә була.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 29нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: