Яшел Үзән

Азат Абитов концертында елады (видео)

Ике метрлы ыржыктай ир-егетнең зур сәхнәдә җырлавына бүген алай ук искитмәле хәл дип карамасак та (хәзер кем генә җырламый!), аның хисләрен тыя алмыйча елавын тамашачы тиз генә онытмас. Ә ул җырчының Шыгырдан егете икәнлеген дә әйтсәм, аңлаган укучы шаккатачак.

Сүзнең Рәшит Ваhапов фестивале лауреаты Азат Абитов турында барганлыгын чамалаучыларыгыз булгандыр.

Тамашачы инде аны танырга гына түгел, яратырга да өлгерде. Филармониягә аның беренче зур концертын карарга дип зал тутырып килгән халыкның үз-үзен тотышыннан мин шуны аңладым: тамашачы тыйнак та, ихлас hәм үзенчәлекле дә талантларга сусаган. Шулай булмаса, ул дулкынланып беренче тапкыр зур сәхнәдә имтихан тоткан яшь җырчының хисләрен тыя алмый елавына кушылып үзе дә еламас иде. Әнисенә багышланган җырны аның ана телендә - чуашча җырлаганда Азат яшьләрен яшереп кала алмады. И бу ихласлык, и бу самимилек! Уйнауга, тапталган сәхнә алымнарына корылган күпсанлы тамашалар, туйдырып кына калмыйча, халыкның күңелен дә зәгыйфьли шул. Тамашачы зәвыксызлыкка, урам теленә hәм мәгънәсезлекләргә инде күптән күнгән булса да, шул агымда Азат, Гөлсирин hәм Рәмис кебек саф, ихлас, зәвыклы талантларны шунда ук күреп ала, таный hәм яратып кала. Нәкъ менә шундый авыр да, мактаулы да эшне үз өстенә алганы өчен Р.Ваhапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховка без атлаган саен рәхмәтебезне әйтик, зурлыйк. Азат Абитовның концертында да сән¬гатьтән, җырдан ерак торалар дип саналган Шыгырдан авылы җәмәгатьчелеге үзләрендәге беренче яшь җырчыга, зур сәхнәгә күтәрелү мөмкинчелеге тудырганы өчен, Рифат әфәндегә кат-кат рәхмәт җиткереп кенә калмыйча, аңа Чувашия Диния нәзарәтенең якташлары Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк тапшырулары өчен дә без - залдагылар шатланып утырдык.

Чыннан да, гомер бакый дөнья куу белән артыграк мавыккан ике меңгә якын йортлы hәм җиде мәчетле Шыгырданда төрле өлкәдә зур уңышларга ирешеп танылган шәхесләр шактый күп булса да, җырчылар юк иде әле. Хис-кичерешләрне ераграк яшерергә күнеккән мишәр кавеменә сәхнәгә менеп җырлау ир-ат өчен мактаулы эш саналмаудандыр инде ул. Заманга ияреп сәхнәгә менүчеләре Азатка кадәр дә булгандыр бәлки. Ләкин бу эшкә төптән җигелеп, үҗәтләнеп, бөтен җаны-тәне белән бирелеп тотынган hәм Венера Ганиева кебек укытучыга, Рифат Фәттахов кебек продюсерга тарыганнары булмагандыр, күрәсең. Аннары, ничек кенә булмасын, Шыгырданда да сәнгатькә гашыйк гаиләләр бар. Әнә бит Азатның да әтисе - Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә әнисе мәктәптә баян классын алып бара. Шулай да татарча яшәү рәвешен үз иткән әнисенең өлеше зур булгандыр Азатның сәхнәгә тартылуына. Тик торганнан гына егет әнисенә багышланган моңлы чуаш җырын башкарганда еламагандыр.

Ихласлыгыңны, самимилегеңне югалтма, осталыгыңны hәрдаим арттыр, заманага ияреп кырысланма hәм безне дә кырысланудан, күңел тупаслануыннан сакла, дип телисем килә минем Азат Абитовның концертын яратып караганнан соң.

matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 14:48
    Быелгы сайлаудан нинди яңалыклар көтәргә? Үз гомерендә беренче тапкыр әлеге сәяси мөһим вакыйгада катнашучыларга сувенир бүләк итәчәкләр. Сайлауда 18 яше тулган 49 мең яшь татарстанлы катнашырга мөмкин. Аларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе имзалаган чакыру да киләчәк.
    41
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 13:05
    Президент рәхмәте ​​​​​​​Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү  һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш кертүе өчен
    76
    0
    1
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    122
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 10:03
    Һөнәри осталык бәйгесендә “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә “Иң яхшы формовщик” һөнәрни осталык бәйгесе булды.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 09:02
    2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.
    36
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:35
    Мактауга лаек Мәгариф һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен һәм юбилее уңаеннан
    89
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    163
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 16:49
    Күршеләрнең җирен алып буламы? – Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
    73
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    123
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    113
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 13:55
    Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 12:00
    Афәрин, Андрей! Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 10:30
    Торф төймәләре – замана бакчачыларына хезмәттә Алар көнкүрешкә чагыштырмача күптән түгел килеп керүләренә карамастан, үзләренең өстенлекле сыйфатларын бик тиз исбатлады:
    58
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 20 февраля 2018 в 16:31
    Яшел Үзән районы укучылары хәрби җыр смотрында Бүген “Авангард” спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион хәрби җыр смотры узды.
    247
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    163
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    123
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 11:31
    Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа»га сылтама белән «Мәйдан журналы» яза.
    122
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    113
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 12:03
    Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
    98
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 08:28
    Мунчаның да паспорты булырга тиешме? – Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?
    91
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:35
    Мактауга лаек Мәгариф һәм балаларны, яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен һәм юбилее уңаеннан
    89
    0
    0