Яшел Үзән

Айшә авыл чегәннәре: «Чүпкә батырмыйбыз авылны. Ирләребез эшли, без багу белән шөгыльләнәбез»

Капка шакып, әйбер сатып йөргән, сатмаса, алтын урлап чыгып киткән чегәннәр турында элегрәк шактый еш ишетергә-күрергә туры килә иде. Үзебездә дә базарлар гөрләп эшли башлагач, дефицит заманнары үткәч, чегәннәрнең алай йөрүе башкача күренмәде - хәзер алар Чаллы автовокзалы тирәсендә генә йөри.

Шуңа күрә, моннан 12 ел элек Яшел Үзәннең Айшә авылына төпләнгән һәм бүгенгәчә таборы белән шуның уртасында яшәгән чегәннәр турында күбегез белмәгәндер. Тик Айшә чегәннәренең исеме бөтен республикага танылды, ник дигәндә, алар, район җитәкчеләреннән зарланып, хокук яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итә башлаганнар. Эш шунда - чегәннәрне озак еллар яшәгән, шунда итәк тутырып балалар үстергән өйләреннән куып чыгармакчы, һәм ул өйләрне сүттермәкче булалар. Хокук яклаучылар моны, чегәннәрне түбәнсетү, кимсетү, дип атый. Чегәннәр үзләре дә: «Безне кысрыклыйлар», - дип каравыл кычкыра. Айшәдә ни булган? Ачыклау өчен юлга кузгалдык.

БЕР АДЫМЫҢ - ҖИРГӘ, ИКЕНЧЕСЕ…

Нинди соравың булса да, җавапны авыл кибетендә табасың. Шуңа да иң беренче кибеткә кердем. Чегәннәр турында сораштыра башлагач та Галина исемле сатучы усал гына әйтеп куйды:

- Теләсә нишләсеннәр, монда гына кермәсеннәр! Кергән саен ни дә булса урлап чыгалар… Әле күптән түгел берсе кесәсенә груша тыгып маташа!.. - Кибетче, бу хәлне исенә төшереп агарынды да, урындыгына барып утырды. - Сез, иң яхшысы, авыл башлыгы янына барыгыз, ул күбрәк сөйләр!

Кибетче дөрес әйтә, бу хәлне ачыклау өчен башлык кешене тыңламый булмый. Ә Айшә җирлеге башлыгы Сергей Моисеев чегәннәр турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер иде.

Бу районга чегәннәр күптән - 30 еллар элек күчеп килгәннәр. Башта ерак түгел урнашкан Карамалы Тау авылында яшәгәннәр, аннары, берничәсе аерылып чыгып, Айшәгә күченгән. Законлы рәвештә биредә өч җир участогы сатып алганнар һәм өй салганнар. Әкренләп чегәннәр ишәйгән - дәүләт белән килештермичә генә тагын 6 өй торгызганнар. Әмма бу йортларны төзергә дип җирле хакимияттән бирелгән рөхсәт кәгазьләре дә, кадастр паспортлары да юк, өйләр утка да тоташтырылмаган. «Ун елдан артык утсыз ничек яшәделәр соң?» - дип сорап та өлгермәдем, җирлек башлыгы йодрыгы белән «шап итеп» өстәлгә сукты: «Яшәрләр утсыз! Электр чыбыкларын теләсә-ничек итеп ялгап куйдылар, алар кулланган ут өчен авыл халкы түли!»

…Сергей Николаевич, кызып китүен аңлап булса кирәк, бераз тын торды да, сүзен чегәннәрнең көнкүреше белән таныштырудан башлады.

- Миңа авылда кем яшәсә дә барыбер. Чегәнме ул, чуашмы, татармы - теләсә кем булсын. Ләкин яши икән - закон буенча яшәсен. Авылыбызда 4 меңләп кеше, күп милләтле җирлек булып саналабыз! Тик, нишләптер, бөтенесе дә чегәннәрдән генә зарлана.

- Ә нәрсә эшлиләр соң алар шул кадәр?

- Нәрсә эшләгәннәрен күрәсегез килсә, яз көне кайтыгыз. Кибеттән алып, боларның таборларына кадәр юлның ике ягында да сыра шешәләре ауный. Яшәгән урыннары һәм аның тирә ягы - чүп. Йомышларга кеше кая йөри? Бәдрәфкә. Ә боларның гореф-гадәтләре, диннәре буенча бәдрәфкә керү тыелган. Шуңа кайда телиләр - шунда барып утыралар. Хәтта бароннарының да өендә бәдрәф юк. Бөтен ишек алларын, якындагы басуны, елга тирәләрен, күпер астын - бөтен җирне нәҗескә батырдылар. Бер адымың җиргә эләксә, икенчесе алар калдырган б.. өстенә туры киләчәк.

Без сөйләшеп утырганда, җирлек башлыгының сәркатибе дә бер-ике сүз кыстырып алды: «Таборлары янына ике чүп контейнеры куйдык, ә алар контейнерга бер әйбер дә ташламый, бөтенесе урамда чәчелеп ята. Штраф та суктырдык, җәза да биреп карадык, кешечә дә сөйләштек - файдасыз! «Пес» итәсе килгән саен, гафу итегез, итәген күтәрә дә, юл читенә барып утыра. Берсе генә түгел - йөздән артык чегән анда, барысы да шуны эшли бит! Күз алдыгызга китерегез!»

Чегән йортларының берсе

КӨН САЕН УЧАК ЯГАЛАР

Дөресен әйтим, бу сүзләргә ышанасы килмәде. Тик җирлек башлыгы фотолар күрсәтә башлагач… Кыскасы, шуны әйтергә мөмкин: яз көне башка авылларда гөрләвекләрдән кәгазь көймәләр йөзсә, Айшә гөрләвекләре чегәннәрнең ашказаны эшкәрткән нәҗесне ияртеп ага.

Сергей Николаевич тагын бер фотога төртте: юл читендә әллә ничә мәктәп формасы аунап ята…

- Ел саен районнан чегән балаларына мәктәп формалары бирәләр. Ә алар уку елы беткәнен генә көтәләр дә, чирек чыккан көнне таборларына шушылай чишенә-чишенә кайталар. Аннары артларыннан безнең мәктәп укучылары җыештырып йөри. Үзләре җыештырмый! Аларда, гореф-гадәт буенча, ир-атка җыештырырга ярамый. Диннәре кушмый! Ә безгә ярый… Ә сез карагыз халыкны ничек җәфалый алар!

Җирлек башлыгы кулыма Николай Дончук исемле пенсионерның гаризасын тоттырды. Тиз генә күз йөртеп, түбәндәге юлларны укып чыктым: «Мин чегәннәр янында яшим. Яз көне коймамны сындырдылар, этләрен куып керттеләр, капка төбемдә хаҗәтләрен үтиләр, бакчадагы агачымны сындырдылар, тәрәзәмне ваттылар»… Ул арада тагын бер гариза бирделәр: «Бакчабыздагы бәрәңгене казып бетерделәр, коймамны сүтеп, мичләренә яктылар»… Чираттагы гариза - монысына дистәләгән халык имза куйган: «Бүтән бу агулы искә түзә алмыйбыз, чарасын күрегез!»

- Нинди агулы ис турында телгә алган җирле халык? - дип сорыйм.

- Алар күп итеп электр чыбыклары (провода) ташыйлар да, ишек алларында учак ягып, шуны көннәр буе яндыралар. Көн саен төтен иснәп интегә якын-тирәдә яшәүчеләр. Форточканы да ача алмыйбыз, диләр.

Чыбыкларны яндыру - аның эчендәге бакырны тимергә тапшырыр алдыннан эшләнә торган эш. Чегәннәрнең бөтенесе дә эшсез - югыйсә авылда ферма бар, тик анда урнашып, кул көче белән акча табарга атлыгып тормыйлар икән. Төсле металл тапшырып, учак ягып, урлашып көн күрәләр, ди. Кызлары - 12 -14 яшьтә кияүгә чыгып китә, шуңа күрә мәктәптә ике өч елдан да артыграк укымыйлар. «Акча санарга өйрәнсәк, шул җиткән, мәктәпнең безгә кирәге юк», - дип фикер йөртәләр икән. Менә шул сәбәпле, Айшә мәктәбендә чегәннәр өчен махсус сыйныф булдырганнар да инде. 1нче сыйныфка укырга 7 яшьлек бала белән беррәттән, аның 20 яшьлек әнисе дә керергә мөмкин.

Айшәгә кайткач, җирле халык белән дә сөйләштем. Чегән дигәч, йокымсырап торганнар да уянып китә монда. Һәм әңгәмәдәшләремнең ник берсе авыз тутырып мактасын шуларны! Татьяна Кузнецова исемле ханым, мәсәлән, яз җитүгә табордагыларның елгага пакет-пакет ипи ташлаячагын, шул пакетларны җыеп хәлдән таячагын күз алдына китереп, уфтанып куйды:

- Калдык ипиләрен ашатырга сыерлары юк бит. Терлек асрамыйлар, әйбер утыртмыйлар, урлашалар да пычрата гына беләләр шул! Ә сез алардагы тараканнарның күплеген күрсәгез! Ишек алларыннан урамга кадәр чыга тараканнары җәй көннәрендә. Ул балаларының тәртипсезлеге турында әйтмим дә, кибеттән кайткан чагыңда, юлыңа аркылы төшеп, «сумкаңда ни ул, бир әле», диләр, акча даулыйлар, бирмәсәң, «каһәрлим мин сине», дип куркыталар. Монда тагын берничә чегән күченеп килеп, җир кишәрлеге сатып алмакчы иде - авыл халкы каршы чыкты: сәнәкләр белән «восстание» ясыйбыз, сугышабыз, тик чегәннәрне башка якын китермибез дидек…

«БОЛАР - ТЕШ АВЫРТУЫ»

Айшә халкы еламый гына: кем янына килсәң дә, чегәннәрне мактап сөйләүче юк. Ә шулай да, табор халкына сүз бирәсе, аларның үзләрен күреп сөйләшәсе килә иде. Сергей Николаевич ялгызыма гына бармаска киңәш итте. «Бер мәртәбә журналистлар кайткач, табордагы хатын-кызлар таяклар белән өсләренә ташланды. Төшермәгез монда, дип куып җибәрделәр», - дип аңлатты башлык. Шуңа күрә дә чегәннәр яшәгән таборга җитәкче белән бергә киттек.

Анда-монда такта кисәкләре аунаган ишек алдына килеп кергәч тә каршыга чегән малай-кызлары йөгереп чыкты. Тик җирлек башлыгын күргәч, кайсы-кая кереп качышты. Акрын гына чегәннәр яшәгән өйләрне күз уңыннан уздырам. Фанера, каралып чери башлаган агач кисәкләре белән аннан-моннан корыштырылган, коточкыч кыяфәттәге, сарай төсле өйләрне күреп, Сергей әфәндегә борылып карадым:

- Болар тузган торакка охшаган икән…

- Нинди торак булсын бу! Фундаменты да юк, ә кайбер өйләрдә бөтенләй… идәннәре дә юк. Җир өстенә палас җәйгәннәр. Менә шулай яшиләр. Су юк, бәдрәфләре юк, электрга да үзбелдеклеләнеп кенә тоташтырылганнар. Җылылык та юк аларның өйләрендә - мичкә ягалар. Әнә, күрәсезме, түбәләреннән мич морҗасы чыгып тора, ул тимер белән уратып алынмаган, агач түбәгә терәлгән. Димәк, монда янгын да чыгарга мөмкин. Итәк тулы балалары белән янып үлсәләр, мин нишлим? Башым төрмәгә китмәсә ярый инде болар белән.

- Сез шуңа күрә сүттермәкче буласызмы бу өйләрне?

- Аңа түгел. Ни өчен чегәннәр Русия гражданының хокукларыннан файдалана, ә бурычларын үтәми? Нигә бездә татар яки урыс законсыз рәвештә йорт салып куйса, аны сүттерәләр, ә чегәннекен сүттерү - аны кимсетү булып санала? Менә хәзер алар: «Безнең өйләрне сүттерәсез», - дип, зарланып йөриләр Сүттерәбез! Чөнки алар законсыз төзелгән.

Бу мәсьәлә буенча суд булган һәм чегәннәрнең законсыз салынган өйләрен сүттерергә дигән читтән торып карар чыгарылган. Шулай да Сергей әфәнде аларны балалары белән кыш уртасында урамда калдырырга җыенмый. Сүттерү эшләрен җәйгә калдырырга планлаштыра.

- Ардым мин алар белән. Баш авыртуы булдылар инде! Юк, баш авыртуына түзеп була әле, болар - теш авыртуы! - дип, баш чайкады башлык.

Таборга ят кешеләр аяк басканын сизеп, урамга хатын-кызлар чыга башлады. Йөгереп барып әле берсенә эндәшәм, әле икенчесенә -- чегәнчәләтеп нидер кычкыралар да, җимерелергә торган йортларына кереп югалалар. Алай да, бер карчык белән әңгәмә кора алдык. 65 яшьлек Мария Михай йортларны сүттерүне кансызлык дип саный. «Безнең дә кешечә яшисе килә, тик каян акча алыйк? Бу өйләрне сүткәч, без кая барырбыз?» - ди ул. Акрынлап яныма тагын берничә чегән карчыгы килеп басты. Алар мине иң читтә торган шактый купшы өйгә чакырдылар: әңгәмәне барон өендә дәвам итәргә булдык.

Баронның бик купшы һәм заманча эшләнгән өенә килеп кергәч, шаккатып тел шартлаттым. Ишек алдындагы хәерче фанера кисәкләреннән корыштырган йорт янында бу - әкияти ызба иде. «Аяк киемеңне салма!» - дип киңәш бирде чегән карчыклары, һәм үзләре дә итекләре-карлары белән бергә өй түренә үттеләр. Ул арада мич янына тезелеп утырыштылар да, тәмәкеләрен кабызып җибәрделәр. Өй эче зәңгәр төтенгә тулды.

- Без монда күптән яшибез инде, - дип сүз башлады баронның әнисе Вера Кольдарас. - Бу - туган җиребез кебек. Ирләребез эшли, без багу белән шөгыльләнәбез. Моңа кадәр беркем кысрыкламады да, рәнҗетмәде дә. Тик, акрынлап, безнең турыда төрле начар сүзләр сөйли башладылар. Имеш, авылдагы кешеләргә гепатит, туберкулез йоктырганбыз. Әйе, безнең бер кешебез чирләде гепатит белән, ләкин бу без чир тараткан дигән сүз түгел бит. Хәзер менә йортларыбызны сүттермәкчеләр. Анда кечкенә балаларыбыз яши, без нишлик?

Чегән карчыклары әнә шул рәвешле аһ-та ваһ килеп, тәмәкеләрен көйрәтте һәм авыл халкын, җитәкчелекне үзләрен кысрыклауда гаепләде. Кешеләрнең бакчаларына кереп бәрәңге урлауларын, коймаларын сүтеп яндыруларын гына инкарь иттеләр. «Коймадан бер такта алганнан ни була?», «Ә сез урлашмый идегезме кечкенә чакта? Без бәрәңге урламыйбыз, безнең балалар җәй көне чия, груша кебек әйберләр өзеп кабалар, шул гына», «Авылны чүпкә батырганыбыз юк, аны бүтәннәр батыра», кебек җаваплар алдым.

- Безгә вакыт бирсеннәр, миллионнарыбыз юк, тик 4-5 гаилә акча җыеп, бу йортларны законлаштырырбыз дип уйлыйбыз, - диде әңгәмәдәшләрем.

Айшәгә чегәннәрне кыерсыталар дигән сүз ишетеп кайткан идек. Чегәннәрнең балаларын кочаклап урамда басып калуы бик кызганыч, әлбәттә, әмма гомер буе шушы җирне эшкәрткән, салымын түләгән шушында туып-үскән халыкның да, кайдандыр килгән чегәннәрдән куркып яшәве дөресме соң?

Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    82
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 16:49
    Күршеләрнең җирен алып буламы? – Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
    51
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    92
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    86
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 13:55
    Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
    61
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 10:30
    Торф төймәләре – замана бакчачыларына хезмәттә Алар көнкүрешкә чагыштырмача күптән түгел килеп керүләренә карамастан, үзләренең өстенлекле сыйфатларын бик тиз исбатлады:
    39
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 08:28
    Мунчаның да паспорты булырга тиешме? – Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?
    73
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 13:36
    Җәмәгать судьяларының өй туе Мирный бистәсендә Комаров урамының 43нче йортында җәмәгать судьяларының өр-яңа итеп төзекләндерелгән бинасы ачылды. Биредә халыкны өч участок буенча кабул итәчәкләр. Ремонт эшләре ТР дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
    35
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 12:03
    Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
    86
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 11:10
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    58
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 08:12
    Рөстәм Миңнеханов: «Проблемаларны яшереп калырга ярамый» Бу атнада Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советының берләшкән утыз өченче сессиясендә катнашты. Ә аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.
    60
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    225
    0
    2
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    113
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 19 февраля 2018 в 12:00
    Афәрин, Андрей!
    Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” трассасында үскән чаңгычы Андрей Ларьков чаңгы буенча ирләр эстафетасында  көмеш медаль  яулады.
    52
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 17 февраля 2018 в 18:00
    Бакырчы шаккатыруын дәвам итә Бакырчыда кабат зу-у-ур бәйрәм! Мондый бәйрәмнең моңа кадәр бу авылда узганы юк иде әле. Чөнки биредә шугалак әле генә барлыкка килде. Шуңа да бу чараны яше дә, карты да, бала-чагасы да, бердәм булып, шатланып көтеп алды.
    225
    0
    2
  • 17 февраля 2018 в 08:17
    Ничек түлисез, шулай яшисез! Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
    120
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:54
    Күңелемдәгесен әйтәм Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы 2-3 чакрым юл бик начар хәлдә, инде күптән ремонт күрмәгән. Кышын ярый әле, катырып, кар белән тигезләнә. Ә яз һәм көз айларында күрмәгәнне күрәбез инде – нык җәфаланабыз. Ел да халык җыенында бу сорауны күтәрәбез, әлегә файдасы юк.
    119
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 17:13
    Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
    113
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 15:46
    Ташлама алучыларның акчасы арта 1 февральдән федераль ташлама алучыларга ай саен бирелә торган түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
    92
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 14:34
    Традиция дәвам итә Һәр елдагыча, быел да кече шырданлылар якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухына багышлап Коръән мәҗлесе  үткәрде.
    86
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 12:03
    Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
    86
    0
    0
  • 19 февраля 2018 в 19:54
    Миләүшә Сибгатуллина: «Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем» «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – VI, Хәким – II сыйныфта укый.
    82
    0
    0