Яшел Үзән

Айнырга вакыт

Премьер министрның беренче урынбасары Равил Моратов республика күләмендә видеокиңәшмә үткәрде. Анда эчкечелеккә һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш һәм канун бозучы яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләре каралды. Тәмам гаҗиз булды инде халык бу эчкечелектән. Күрәсең, мир белән тотынмасак, туктатып булмас ул шайтан котыртуын. Бер караганда эчү-эчмәү һәркемнең шәхси эше инде. Әмма аның бөтен...

Премьер министрның беренче урынбасары Равил Моратов республика күләмендә видеокиңәшмә үткәрде. Анда эчкечелеккә һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш һәм канун бозучы яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләре каралды.

Тәмам гаҗиз булды инде халык бу эчкечелектән. Күрәсең, мир белән тотынмасак, туктатып булмас ул шайтан котыртуын. Бер караганда эчү-эчмәү һәркемнең шәхси эше инде. Әмма аның бөтен җәмгыятькә китергән зыяны әйтеп бетергесез зур. Киңәшмәдә китерелгән мәгълүматларның шунысын гына әйтсәк тә җитәр иде: Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиядәге иң авыр җинаять - кеше үтерү җинаятьләренең 80 проценты эчкечелек белән бәйле икән...
Әлбәттә, эчкечелекне корытыйм дигәндә, шул чирне китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерергә кирәк. Мәгълүм инде, күп кеше тормыш авырлыгын сылтау итеп хәмер шешәсенә үрелә. Шуның белән алар тагын да кыенрак хәлгә төшәләр: эчкән кешене эшеннән куалар һәм аның гаиләсе дә якты көн күрми башлый.
Нишләргә соң монда? Эчкечелекне тудыру сәбәпләре күп төрле - аларның барысын да юкка чыгарып та булмастыр, мөгаен. Әмма сәрхүшлек белән килешеп яшәп тә булмый ич инде. Кешене аек яшәргә кайда өйрәтергә мөмкин? Беренче чиратта, эшендә тәрбияләргә була аны. Һәм ул нәтиҗәле дә.
Әлеге киңәшмәдә Казан шәһәрендәге «Электроприбор» заводы тәҗрибәсе хакында сөйләнде. Аракы эчкән кешене эшенә - заводкамы яки башка оешмагамы - кертмиләр. Шуның белән предприятиедә аеклык принцибы саклана имеш. Чынында хәлләр гел башка булуы ихтимал. «Электроприбор»да моны аңлап, хезмәткәрләрне эш көне дәверендә хезмәт урыннарында да тикшерү үткәргәннәр. Менә бусы чын-чынлап уңай нәтиҗә биргән. Эш вакытында баш «төзәтергә» яратучылар да айнырга мәҗбүр булган. Киңәшмәдә чыгыш ясаган завод директоры әйтүенчә, бу чараны уздыру башта авыррак булса да, соңга таба бөтен коллектив хуплаган...
Эчкечелеккә каршы көрәштә завод «Чиста тормыш» фонды белән хезмәттәшлек иткән. Бүтән предприятиеләргә дә ярдәмгә әзер булуларын белдерде әлеге фонд вәкиле.
Шулай итеп, Казанда, бер генә заводта булса да, уңай нәтиҗә биргән эш алып барыла. Башка шәһәрләргә һәм хуҗалыкларга да ул тәҗрибәне өйрәнергә кирәк, дип белдерде хөкүмәт рәисе урынбасары.
Киңәшмәнең икенче соравы буенча федераль иминлек хезмәте вәкиле һәм республикадагы колонияләр хезмәте башлыгы чыгыш ясады. Зинданда тотылган канун бозучыларны тәрбияләүдә диннең гаять зур ярдәме турында әйтелде анда. Республикабыздагы төрмәләрдә хәзерге вакытта 7 мәчет һәм 7 чиркәү салынган. Анда дин әһелләре килә һәм тоткыннарны Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтә. Үзлектән өйрәнергә теләгән кешегә китапханәләр дә булдырылган.
Киңәшмәдә каралырга тиешле өченче мәсьәлә башка вакытка күчерелде.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: