Яшел Үзән

Айдар авылына бәйле истәлекләрем

Әтием Фәхретдин кызы Газизәнең ике кыз туганы – Таифә апа һәм Хәлимә апа Айдар авылына ике күрше егетенә кияүгә чыкканнар. Таифә апа – Әхмәтша Гәрәйшасына, ә Хәлимә апа – Зәйнулла Габдулласына.

Таифә  апаның өч улы  – Мөсәлим, Кәрим, Рәшит абыйлар иде (мәрхүмнәр). Хәлимә апа кызлары – Әминә, Мәдинә, Суфия апалар (мәрхүмәләр инде). Габдулла җизни дә, Гәрәйша җизни  дә сугыш чорында вафатлар. Сугыштан соң 1952-53 елларда (төгәл белмим) Хәлимә апа 3 кызын  ятим калдырып үлеп китә.
Фәхретдин бабай балаларны таратмаска Таифә апага әйтә, барлык туганнар киңәшләшкәч, Таифә апа үзенең өч малае янына тагын Хәлимә апаның өч кызын  да сыйдыра. Күрше хуҗалыклар  гына  булганга, арадагы койманы  сүтеп, бер ишек алды итеп, яши башлыйлар. Таифә апалар йорты кечкенәрәк  булгандыр инде, Хәлимә апалар өенә күченәләр.
Әтисе  сүзеннән чыкмыйча, Таифә апа өч малай һәм өч сеңлесе кызларына Әни булды. Юкны бергә юнәтеп, тату, матур яшәделәр. Һәммәсе яше җиткәч, үз гаиләләрен корды. Балалар үстеләр. Таифә  апаны гомер буе хөрмәтләделәр, кунак иттеләр. Һәммәсенә олы рәхмәт, Ходай  бу балаларның барчасына да урынны җәннәттән  бирсен.
Мин һәм башка туганнар да Айдарга Бакырчыдан кунакка да (әбигә ияреп барган инде),  Сабан туена да баргаладым.
Таифә апа Бакырчыга еш килә  иде. Без олы апа – Газизә әби нигезе төп нигез булганга, кыз  туганнар  Газизә  әбием, Сара әби, Бәян әби, Таифә апа килгәч,  бөтен авыл хәбәрләрен, үзләре  белгән-күргәннәрне сораштыралар, сөйләшәләр иде. Мин кызыксынучан булганмындыр, аларның  бөтен Бакыр­чыдагы нәсел-токымнарны  берсен калдырмыйча сораштырып, сөйләгәннәрен күңелемә  сеңдергәнмендер.
Әбиләр  колхозлашу  чорларын, ул вакыттагы каршылык­ларны бик еш искә алалар иде. Чөнки аларның туып үскән  нигезләре – Фәхретдин Биктаһир улы  нигезе – Фәхри бай хуҗалыгы каршысында  булган. Алар сөйләшкәндә Фәхретдин бай, аның хатынын мәрхәмәтле  итеп сөйлиләр иде. Фәхретдин  бабайның энесе Борһанетдин бабай Фәхри байда эшләгән. Фәхри бай  алар гаиләсенә йорт та  салып биргән (Сәлахиев Рәшит абыйлар нигезе).  
Колхозлашу  чорында кайбер хуҗалыкларны  күчерүләр булган икән. Күпмесе дөрестер, Айдарлар эзләнсеннәр,  Айдарда колхоз оешып, фермалар төзелгәч, сарык фермасын урман ягына (Мирган абый йортына илтә торган юл тирәсе) корганнар. Ул урын – агачлык, чишмәсе дә бар. Таифә апа сөйләвенчә: Вахит абыйлар гаиләсен, йорт төзеп, шунда күчергәннәр. Ул сарык  фермасын карагандыр. Урман якын, зур  тирән чокырлар  якын булгандыр, күп  сарыкларны бүреләр буган, анда  яшәү дә уңайсыз булгандыр инде, алар озак тормадылар, кире кайттылар, дип сөйләгән иде Таифә апа. Ул колхоз вакытында  дип түгел, ә коммуна чыккач дип  әйтә иде.
Фермаларга веткорма  җыю вакытында без ул урынга  бардык, ләкин төзелеш-нигез калдыкларын күрмәдек инде.
Безнең Бакырчыда да Төбәк  кашына  тавык фермасы  төзеделәр. 1950 еллар. Анда Бөек Ватан сугышы инвалиды  Барый абый  Габдрахманов гаиләсе белән яшәде, фермада  хатыны Фәсәхәт апа  эшләде. Барый абый  бер үк вакытта  Каенсазда умартачылыкта  каравылчы  булды.
Урысбагадан күченгән Ник чыктым авылын да шул чорның бер тарихы диләр.
Айдарга кечкенә кыз чакта  күп барылды. Таифә апалар бакчасы  кырыенда кибет иде. Кырыйдарак керосин будкасы. Кибете дә кечкенә генә иде. Кибетче – Шаһи абый. Таифә апа кибеттән әйбер  алган саен кенәгәгә ничә кг, ничә сум, тагын нәрсәләрдер язып, билгеләп бара иде. Ул нәрсә булган, керем-чыгыммы, нигә кирәк булган, белмим. Шаһи абый ул дәфтәргә кул куя иде бугай. Башкалар да бу эшне башкарганмы, белмим.
Таифә апалар йорты – тык­рыкта.  Аның икенче – каршы ягында мәктәп.  Аның тирәсендә биек-биек агачлар. Тик мәктәп бикле, мәктәп бакчасына гына кереп уйный идек Сания белән (Сафиуллина).
Мәчет  урамыннан төньяк­тарак  клуб, аның эчендә ниндидер уен коралы, без тиктормаслар ул әйберне дыңгырдатып карыйбыз. Көй чыгара торган әйбер булды ул, ул әйбернең Сара Садыйковага бәйле икәнен ишеттем.
Айдарның истә калган тагын  бер урыны – ул Шәрип кизләве. Таифә апа күрше апага ияртеп  мине  суга җибәрде. «Күгәрченем, Шәрип кизләве суы тәмле, алып кайт әле», – диде. Кыш көне, Шәрип кизләвенә тирән ярдан баскычлар  буенча  төшәсе. Аннан Айдар халкы нихәл генә  су ташыган  икән, көянтә-чиләк белән түгел, буш көегә  дә менүе авыр.
Кыш көне суы кысылгандыр, зур кое кебек  бураланган бура эченә кереп, тустаган белән  чиләккә су җыя­сың да чиләкне өскә күтәреп куясың. Икенче чиләк тулганчы  байтак вакыт үтә. Буран котыра, бура авызына кар тула. Бура – бура инде ул, кул биреп чыгарырга кеше булмаса, чыгалмыйча ятарсың. Шул кадәр азапланып алып кайткан Шәрип кизләве  суы тәмле  булмый карасын әле! Шәрип кизләве җәй көне күбрәк  сулы булгандыр инде, «кизләве» димәсләр иде. Айдарның тагын  бер улаклы кизләве фермалары ягында иде.
Сабантуй вакытларында  таган асалар иде. Таганнары Аръякта  кебек истә калган. Айдар-Күгеш яшелчәчелеге алдынгы иде бит.  Хезмәт көненә  кишер биргәннәр аларда.  Абый белән икебез Таифә апаларга  кишер алырга бардык. Бакчадагысы күпкә җитмәгәндер инде. Икебезгә капчыкка салып бирде  Таифә апа. Безнең күп тутырасы килә. Таифә апа: «Күгәрченнәрем, авыр була, кишер жәлләмим, тутырмагыз!» ди. Ул кишерне авылга алып кайтуы мең бәла булды. Балалык балалык инде.
Айдар  авылындагы туганнарыбыз – оныклары да  бер генә гаилә инде. Төрлесе төрле якта гомер итәләр. Аларга бәхетле тормыш телим. Минем Айдар  авылына Норлатта  укыганда кайтуым да матур истәлекле. Таифә апа кунак кайтты дип, әлбә  пешерде. Киткәндә бер атна  ашарлык әлбәне күчтәнәч итеп җибәрде. Һәр сүзем, һәр истәлегем – шушы әбиемнең сеңлесе  олы йөрәкле, һәйкәл куярлык  Таифә апама догам булып  ирешсен, урыны  җәннәттә булсын.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 2 ноябрь 2019 - 19:39
    Без имени
    Айдар турысында дорес язгансын. Мэктэп каршысында пожарка иде. Эти шунда эшлэгэнлектэн ,мин шунда ботерелэ идем. Анда бабайлар торле хикэялэр сойлилэр иде. Мин шыпырт кына тынлый идем.