Яшел Үзән

Авыручылар кимеми

Бүген Татарстанда коронавирусның 41 очрагы теркәлгән.

Барысы да - контактлы. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 16сы өйдә дәвалана.

Казанда 26 яңа очрак расланды, безнең Яшел Үзән, Арча һәм Тукай районнарында 2шәр, бер очрак Яр Чаллыда, Апас, Балтач, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч районнарында.

Барлыгы 30 июньгә Татарстанда 4555 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3410 кеше савыкты, шул исәптән, үткән тәүлектә 48 кеше. Дәвалауда 1129 кеше кала.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: