Яшел Үзән

Авырлыклар яшьлек белән сизелми уза икән. Картлык матур булсын

Февраль башында 90 яшен тутырган Юныс абый Гыйльмановның тормыш хатирәләрен һич тә тыңлап туеп булмас кебек.

Чөнки ул I Герман сугышында катнашкан әтисе заманыннан башлап, бүгенге көнгәчә вакыйгалар агымын тәфсилләп хәтерендә яңарта. Инде 63 ел дәвамында ышанычлы тормыш терәге, пар канаты булып гомер иткән Нурания апа аны җөпләп, сөйләгәннәрен тулыландырып тора.

Бу искитмәле гаиләдә ишеткәннәрдән китап язарга булыр иде. Ирле-хатынлы икесенең дә тормыш башы авыр чорга туры килгән, нинди генә ачы хәсрәтләр кичермәгән алар. «Ул вакытларның михнәтләре яшьлек белән бик сизелмәгән, мир белән күтәрдек бит. Бүгенге көнебезгә шөкер итеп яшибез», – ди алар. Шулай да, сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмадылар. Үтәсе – үткән, әмма йөрәкләрендә онытылмаслык тирән кайгы буразналарын сызган.


– Әти Беренче Герман сугышыннан туберкулез белән авырып кайтты. Ашарга бернәрсә юк. 1940 елның 25 ноябре, әти үлем хәлендә ята. Ачтан үтермәскә авыл советына икмәк сорап бардым. Ярты каравай биреп кайтардылар. Өйдә бит әле тагын ач 4 бала, – дип ачынып искә ала Юныс абый. – Апа сугышка кадәр вербоваться итеп 40нчы дары цехына киткән иде. Әни авырып киткәч, кайтырга сораган, җибәрмәгәннәр. Йөрәге түзмәгән инде, борчылган, рөхсәтсез кайтып киткән. 6 елга кулга алдылар шуның өчен. Грамоталы кешеләр гаилә хәлебезне аңлатып белешмәләр җибәргәч, өч елдан кайтардылар. Салым түләрлек хәл булмагач, чолан белән бүленгән ике яклы йортыбызның, белер-белмәс, әни ак һәм яңа ягын сатып җибәргән. Үзебез иске, черек ягында яшәп калдык. И, ул заманнарны сөйләсәәәң...


Юныс абый армия сафларына алынганчы, үз авыллары – Олы Ачасыр да көтү көтә, аннары тимер юлда да эшләп ала. 1950 елдан хәрби бурычын үтәргә китә һәм 3 ел 7 ай дәвамында Молдовиядә чик саклый. Аннан кайткач Серго заводына эшкә урнаша һәм 45 ел буе шунда хезмәт итә. Алдан үзе бушаткыч машинада, аннары озак еллар «погрузчик»6та. Чая һәм чибәр Нурания апаны Париж Коммунага кино карарга баргач бер күрүдә ошата. Өч ел тирәсе очрашып йөргәч, 1957 елның апрель азагында гаилә коралар. Солдат гимнастеркасыннан гайре кияргә кием дә булмаган заманда, тормыш итүнең ничек авырлыгын күзалларга мөмкин. Ике яктан да булышыр кеше юк, бик кыен яшәдек, диләр. Өйләнешкәч тә бергә тора алмый алар, икесе ике тулай торакта куналар. Юныс абый эштән кайтып, хатыны янында ашап-эчә дә, йокларга үз бүлмәсенә китә. Беренче балалары тугач кына бергә яши башлыйлар. Анда да кысрык бүлмәдә урын булмый, Юныс абый бөкләнеп сандык өстендә йоклый. Аягын сузса – балага урын калмый...
(Тулырак материалны газетабызның 13нче саыннан укый аласыз)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: