Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар

Тормыш иткәндә килеп туган мәсьәләләр кайберәүләрне сындыра, ә кемнәрнедер чыныктыра.

Соңгылары бернигә карамастан алга бара, куйган максатларына ирешә, тырыша, эшли.

Норлатта яшәүче Зөһрә һәм Альфред Галимҗановлар гаиләсе шундыйлардан. Алар инде хәзер авыр вакытларын артта калдырып, алга зур планнар корып һәм аларны җайлап кына, әмма нык адымнар белән гамәлгә ашыра бара.


Альфред белән Зөһрә – механизатор һәм ветеринар табибы булып, икесе дә «Красный Восток»та хезмәт куя. Яши торган йортларын, яшь белгеч буларак, ширкәт Зөһрәгә биргән. Аның өчен түләргә кирәкми, әмма ул шунда 20 ел эшләргә тиеш булачак. Бу вакытның 11 елы инде узган. Бушлай, дип әйтик инде, бирелгән йорт аларга шактый гына мәшәкатьләр дә тудыра, шуңа күрә баштан ук рәхәтләндереп корына, теләгәнчә яши дә алмыйлар. Документлары артыннан гына да 7 ел йөрергә туры килә аларга, чөнки җирләре ике сантиметр күршеләренекенә кергән була, шуңа бик озакка сузыла. Хәтта верховный судка кадәр барып җитәләр. Шул проблема аркасында кош та асрый алмыйлар, ник дисәң, тирәләренә койма тоту хокукы да булмый. Әмма алар югалып калмый, күрше җирләре белән бәхәс тудырмаслык урында – ишегалларына абзар салып, сыерлар асрый башлый. Эшләргә дип, булдырыр га дип кулы кычыткан кеше юлын таба ул. Теләгән әмәлен эзли, ә ялкау сәбәбен, диләр бит. Менә Галимҗановлар әмәлен табучылар. Тырышлыклары бушка китмәгән, ике баш сыердан башлап җибәреп, бүген алтыга җиткергәннәр. Үгезләр, бозаулар белән бергә 12 баш. Сыерларын аппарат белән савалар. Бүгенге көндә өч сыердан (кайсы бозаулаган, кайсыдыр буаз) тәүлеккә савылган 70 -75 литр сөтне җыючыларга әлегә 18 сумнан тапшыралар, болай да канәгатьләнерлек булмаган бәясен җәйге сезонда тагын да киметергә мөмкиннәр икән. Күпме хезмәт һәм чыгымнар тотып асралган терлек үзен акламагач, күңел дә күтәрелми бит әле ул.

-Терлек азыгы сатып алабыз. Былтыр 4 сыерга һәр башка дүртәр меңнән субсидия акчасына печән алдык. Бөртекләрсез дә булмый. Нигездә арпа инде, үзебез тартып, фураж ясыйбыз. Җәе-кышы «прачка» эшләп тора, аны пешереп бирәбез. Кабак, чөгендер, бәрәңге күп итеп ашатабыз (аларны ваклый торган «блендер»лары бар, «выжжжт» итеп кенә турый - үз күзләребез белән күрдек), – дип, терлекләренең «меню» төрлелеге белән таныштырды гаилә башлыгы. – Җир кирәк иде, һич югы бер өч гектар. Үлән генә үзебезнеке булса да хуҗалыкта зур ярдәм инде. Печән дә күп кирәк бит.

Әйеее, тирә-юньгә күз салсак, никадәр җир әрәмгә буш ята кебек, ә менә кирәк кешегә арендага бирергә дигәндә – табып булмый...

Галимҗановлар әкренләп техника да җыя, әлбәттә, мондый хуҗалыкта алардан башка «никак», гел кешегә ялынып йөрергә, аларның җаена ятарга вакыты да кирәк бит әле аның, үзеңдә булса күпкә уңай. Гомумән, бу гаиләне үзләренең ишегалларында түгел, ә берәр башка урында очратып сөйләшсәң, буй-сыннарына карап, чынлап торып, җиң сызганып шундый эш башлап җибәрүләренә ышанмас та идең, билләһи! Каян килгән эшкә батырлык, тәвәккәллек?! Зөһрә голливуд кино актрисасы, ә Альфред һинд артистлары кебек. Ничек авылда төпләнеп калганнардыр? Чынлыкта алар икесе дә кечкенәдән эшләп үскән парлар. Зөһрәнең әтисе, шулай ук, фермер булган, кыз кияүгә чыкканчы ук андый хуҗалыктагы хезмәтне үзе татыган. Альфредның әтисе ул кечкенә вакытта ук гүр иясе булган, шуңа егеткә йорттагы барлык ир-ат эшен башкарырга туры килгән. Хәзер алар үзләре дә балаларын шул үрнәктә тәрбияли. 15 яшьлек уллары Азим (Әҗем – бигрәк матур исем, сирәк бүгенге көндә) гел әти-әнисе янында, бөтен эштә зур ярдәмче. Мәктәптә дә, билгеләре өчен борчылучы тырыш укучы, спортсмен да (көн саен шөгыльләнә) - барына да өлгерә! Йөгерә, хоккей-футбол уйный. Район күләмендә уздырылган ярышларда беренче урыннарны яулый, әллә никадәр медальләрен без дә күрдек. Киләчәктә төзелеш юнәлешендә бизнесмен булырга хыяллана һәм максаты – югары уку йортына кереп белем алу. Без дә аңа һәр эштә уңыш ларга ирешүен телибез. Мондый егет аңа лаек!

Кызлары Зилә быел беренче сыйныфка әзерләнә, шулай ук, бик тырыш, кызыксынучан, бөтен нәрсәне беләсе килә. Гимнастика белән шөгыльләнергә бик тә кызыга, Петр Сәгыйтов төркеменә биюгә дә йөргән инде. Кечкенә булуына карамастан, кул арасында, гаиләдә тагын бер ярдәмче үсә. Шулай, күз алдыңда тырыш әти-әниең булганда ялкау бала булу мөмкин түгел. Сабыр, басынкы Альфред янында ут кебек тиктормас Зөһрә - чиләгенә күрә капкачы кебек – бербөтен хасил итә. Әйтәм бит, башка җирдә очратсам, Зөһрәнең шул кадәр хуҗалык җанлы, эшкә батыр хатын дип белмәс идем. Аның да, ире кебек үк, һәр сүзеннән башлаган хезмәтләренә, мәхәббәт дип әйтимме соң инде, чагыла.

– Мин төнлә дә тынычлап йоклый алмыйм, уянып китәм дә, чыгып терлекләрне барлап, карап керәм, - ди уңган хуҗабикә. – Берәрсе шалтыратса, шулар белән берәр нәрсә булмаганмы икән, дип, дерт итеп китәм.

Әйе, Зөһрәнең үзенә һөнәрне күңеле кушуы буенча сайлаганы күренеп тора. Сыер-бозаулары өчен генә түгел, анасы ташлаган ятим песи баласы өчен дә җан ата ул. Әле әпен-төпен генә йөрергә өйрәнгән җан иясен шприц ярдәмендә ашатып, үлемнән алып калганнар... Мең төрле мәшәкать арасында аңа да вакыт һәм игътибар табылган. Менә шундый гаилә. Чын күңелдән сокланып кайттык. Алдагы көннәрдә барлык уй-ниятләренең җиңел генә тормышка ашуын, җитди мәсьәләләренең инде артта калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев