Яшел Үзән

Авылымны сагынып

Хатымның беренче юлын: «Бу дөньяда иң зур байлык – бәхетле картлык», дип башлар идем.

Аллаһка шөкер, сугыш юк. Ниләр генә узмады бит инде безнең баштан. Менә фотосурәтләрне карап утырам әле. Туган авылыңны сагынганда кул үзеннән-үзе шул фотоларга үрелә икән ул. 

Менә рәсемдә – Алия Хәмитова. Әнисе Бакырчы авылына Хәмзә Хәмитовка тормышка чыкты, гаилә кордылар. Кызлары укырга кергәнче үк, безнең авылга килеп йөрде. «Рәшидә апа, өйрәт әле», – дигәч, теләп «укытучы» ролен үтәгән идем. Шулай итеп без 1 сыйныфка әзерләндек. Элемтәне 9 сыйныфка кадәр өзмәдек. Бүген инде Алиям укуын Казанда дәвам итә. Әнисе Әлфия Вахитов терлекчелек комплексында алдынгылар сафында. Бик тәртипле, ярдәмчел гаилә. Ә Алияне үз оныгымдай якын күреп яратам. Җәй җитеп, күрешүне зарыгып көтеп алам. Минем үземдә дә, шөкер, оныклар, оныкчыклар күп, әле ишәеп баралар. Исән-сау гына булсыннар. Ә бу хатымны Хәмитовлар гаиләсен сагынып, очрашу көнен якынайтып кына яздым инде. Бар бит ул дөньяда яхшы күңелле кешеләр!

Рәшидә Вилданова-Тимергалиева.
Казан-Акъегет

Фото гаилә архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: