Яшел Үзән

Авылым күркәм кешеләре белән матур

Сугыш вакытындагы авыр хәлләрне язып бетерерлек түгел. Сугыштан кайтучыларның да күпчелеген җир куенына озатып бетердек дисәк тә була, бик аз калдылар алар хәзер.

Сугыш башында ук өч улын – Гайса, Зәкәрия, Яхьяны  бер көнне  сугышка озатканда аларның әти- әниләре  Гарифҗан абый белән Зәйнәп апа ничек түзде икән?! Хәзерге көндә калган өч туганнары аларны онытмый. Быел Үзбәкстаннан  Рашит 83 яшендә булса да кайтып, туган йортына, ата-анасы, абыйлары рухына дога кылып, зиратта булып, мәчеткә кереп сәдакалар бирде, Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Рашит белән бер класста укыган идек.
Инде Тимершиннарга күчәм. Боларның нәсел-кабиләсе, тормыш юлларын язсаң, үзе бер әсәр булыр иде. Язучылар язар, мин түгел.  Авылыбызда алар  өч иртуган булган – Гәрәйша, Дәүләтша, Мөбарәкша. Норлат сельпосында,  авыл кибетендә эшләүче Гәрәй абыйга да куркыныч хәбәр килеп җитә –  сугышка! Өйдә 8 бала! Барысы да диярлек малайлар, бер генә кыз бала. Гәрәй абый сугыш кырында ятып калды.  Ләкин аны онытмыйлар.

Рәсемдә: Флера Габделбариева (Тимершина) клуб мөдире дә, агитатор да.
Кыр эшләре вакытында  колхозчылар белән әңгәмә алып бара.

Дәвамы газетаның чәршәмбе санында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: