Яшел Үзән

«АВЫЛНЫ ҺӘМ АНЫҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕЛӘРЕН ЯРАТАМ!»

Аңардагы энергия, талант, дәрт-ялкын, чаялык һәм гүзәллек берничә кешегә җитәрлек.

Мулла Иленә генә сыя торган түгел, чынлап, башка дәрәҗә, бүтән киңлекләр кирәктер кебек. Әмма үзе ул тормышыннан бик тә канәгать. Әгәр тагын яңадан башлау мөмкинлеге булса, нәкъ шулай яшәр идем, ди Рәзинә ханым Сәйфетдинова.

Ун балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килгән Рәзинә кечкенәдән үк биюгә, җырга оста булып, төрле чараларда катнашып үсә, өйдәгеләргә дә концерт-тамашалар күрсәтергә ярата. Әнисе Сания апа да, әтисе Барый абый да бик матур җырлый торган булганнар.

Таланты чишмә кебек бәреп торган кыз, мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә инде, Культура институтына юл тота. Әмма анда кереп уку насыйп булмый. Хисапчы һөнәрен үзләштереп, заводка эшкә урнаша. Бер минут та тик тора белмәгән Рәзинәне өстәл артында сан чүпләп утыручы итеп һич кенә дә күз алдына китереп булмый! Шулай да ул хыя лын читкә куеп, биш ел түзә. Аннары авылдашы Фәнискә кияүгә чыгып, Мулла Иленә кайта. Килен булып төшкән нигездә каената-каенанадан тыш, каенатасының тормышка чык маган, инде олы яшьтәге ике апасы да була. Бәлки, шуңадыр да, кызым озак түзә алмас ул гаиләдә, дип уйлагандыр, кияүгә чыгам, дигәч, Рәзинәнең әнисе: «Көчләп бирмәдем, кире кайтмыйсың!» — дип, кырт кисә.

— Каенатам Әгъзам, кае нанам Әминәгә мин чиксез рәхмәтле! Алар миңа үз әти-әниемдәй булдылар, шуңа күрә беркайчан да кае нана, каената сүзләрен аларга карата кулланасым да килми, — ди Рәзинә.
— Миңа «кызым» дип кенә тордылар, гел якладылар. Әминә әни минем өчен идеаль һәм зирәк хатын иде. Төп ле киңәшләре, һәрвакытта ярдәме, кешеләрдән сүз әйттермәве өчен рәхмәт аңа. Борчылганымны күрсә: «Бер дә күңелеңне төшермә, бүген килеп чыкмаган икән, иртәгә, һичшиксез, син теләгәнчә була ул», — дия иде. Беркайчан да сүз йөртмәде, мине дә шуңа өйрәтте. Кайтканда урам сүзе капка төбендә калсын, өйдән чыкканда — өйдә калсын, дия иде. Аларның биргән киңәшләре тормышымның девизы кебек. Әти белән — 10, әни белән 20 ел яшәдек. 5 ел элек әни гүр иясе булды. Шул хәтле авыр кичердем. Тормышымда зур терәгемне югалткандай булдым. Ансыз яшәргә өйрәнәсе кыен булды. Икесенең дә урыннары оҗмахларның түрендә булсын, бик яхшы кешеләр иде.

Монда, мөгаен, Рәзинәнең ачыклыгы, тәмле теле, уңганлыгы да читтә калмагандыр. Кияүгә чыгып, авылда яши башлагач ул әбиләр карый. Аларның һәрберсе, күңелең яткан эш табарсың, Аллаһ боерса, дип тели торган була. 2003 елда Мулла Иле мәдәният йортына эшкә урнаша Рәзинә. Ниһаять ул, кечкенәдән үк җаны тарткан өлкәдә кайный башлый. Читтән торып «Педагог-хореограф» һөнәренә укый. 17 ел буе сәнгать җитәкчесе булып эшли, ә хәзер мәдәният йорты мөдире вазифаларын да башкара. Яраткан хезмәтенә бөтен күңелен бирә, авылдашлары хөрмәтен казана, яныннан яшьләр өзелеп тормый. Үзе җитәкләгән «Шатлык» һәм «Яшьлек» бию коллективы өчен ул остаз да, сердәшче дә, киңәшче дә. Озак еллар дәвавмында ул әзерләгән сценарийлар буенча ничә концерт куелган икән?

Дәвамын "Яшел Үзән" газетасының 57нче санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: