Яшел Үзән

Авылга күз тотсак, яшәрбез

Яшел Үзән муниципаль районы Советының чираттагы сессиясендә 2019 ел район бюджеты үтәлешенә һәм бу елның I кварталына йомгак ясалды.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева хисабына караганда, ел әйләнәсендә бюджет үтәлешенә артык дәгъва белдерерлек түгел, кайбер салымнар җыелуда, вакытлы керемгә бердәм салымнан (ЕНВД ) башка, сизелерлек үсеш күзәтелгән.

Табышның иң күбе җир һәм милек салымнары булып тора. Ә чыгымнарның яртысыннан күбрәге мәгариф өлкәсенә туры килә. Өстәмә финанслар социаль өлкәгә һәм төзекләндерү эшләренә юнәлтелгән. Әмма агымдагы елның I кварталына карата боларны әйтеп булмый. Район бюджетына 719 млн. сум кергән. Кертемнәрнең күбесе, гадәттәгечә, физик затларга туры килә.

Вакытлы кертемгә бердәм салым планлаштыр ганның чиреге күләмендә үтәлгән. Тискәре динамикага, недоимкалардан һәм пенсия фондына фиксацияләнгән түләүләрнең артуыннан тыш, икенче сис темага күчкән зур салым түләүчеләрдән акча кермәве дә тәэсир итә. Район бюджетына гомуми бурыч апрель башына чирек миллиард тәшкил иткән. Ә инде аннан соң, көтмәгәндә безгә килеп җиткән коронавирус инфекциясе бюджетка кире тәэсир ясамый калмас. I кварталдагы чыгымнар күбесенчә социаль юнәлештә булган. Шуңа күрә, барлык күрсәткечләр буенча да, бюджетның кимүе көтелә. Чыгымнарны бик нык оптимальләштерер гә туры килмәгәе. Шулай да, район җитәкчесе Михаил Афанасьев, недоимкалар буенча ситуацияне, киңәшмә җыеп, хәл итәргә кирәклеген искәртте.

Контроль-хисап палатасы җитәкчесе Светлана Кадырова хисабына караганда, 2019 елда 183 чара уздырылып, 23 контроль тикшерү булган. Нәтиҗәдә, кайбер җитәкчеләрне үз вазифаларыннан азат итәргә дә туры килгән. Хәтта 1 җинаять эше кузгатканнар.

Ә менә законнар үтәлешенә килгәндә, монда киресенчә, үсеш күзәтелә. Әлбәттә инде, кире якка. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков 2019 елга йомгак ясап, республикадагы кебек үк, Яшел Үзәндә дә җинаятьләр санының артуын билгели. Бигрәк тә Васильево, Осиново бистәләре аерылып тора. Урлауларның өчтән беренең генә ачылуы бакчачылык җәмгыятьләренең күплегенә бәйле. Шулай ук, урамнарда видеокамералар күбрәк урнаштырылса, җинаятьчелек торышын тотрыкландыру мөмкин булачак. Хәзер исә, пандемия аркасында полиция хезмәткәрләренә зур киеренкелек белән эшләргә туры килә.

Михаил Афанасьев эчке эшләр хезмәткәрләренә, әлеге катлаулы вакытта куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткереп, видеокүзәтү системасын камилләштерү мәсьәләсенең һәм бакчачылык җәмгыятьләре проблемасының игътибарга алынырга тиешлеген белдерде.

Сессия барышында авыл башлыкларына җирлекләрендәге бөтен җир участокларын, объектларны, аларның хуҗаларын һәм хуҗасызларын барларга кушылды. Җирләрне буш яткырмас өчен, фермерлык хуҗалыкларын оештыру юлларын эзләргә, актив кешеләргә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә, аларны дәүләт тә ярдәменнән ташламас. Бу юнәлештә махсус прог раммалар гамәлгә ашырыла, грантлар, субсидияләр бар.

– Халыкның эшлекле активлыгын күтәрү, авыл җирлекләренә яшьләрне җәлеп итү өчен үрнәкне үзегез күрсәтегез, – дип мөрәҗәгать итә район җитәкчесе авыл башлыкларына. – Безнең тормышны яхшырту өчен читтән берәү дә килеп эшләмәс.

Чынлап та, шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучы авыл башлыклары бар. Димәк, булдыралар. Михаил Афанасьев билгеләгәнчә, терлек санын арттырып, фермалар оештырып җибәрергә була. Эш урыннары да булачак, табышы да. Җиләк-җимеш үстерү, яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү дә үз нәтиҗәсен күрсәтергә мөмкин. Ә андый эшмәкәрләр районда бар. «Ачыйммы икән, юкмы икән?» – дип икеләнеп йөрүчеләр дә юк түгелдер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: