Яшел Үзән

Авыл диеп җан ата

«Яшел Үзән» районыбызның тырыш, булдыклы кешеләре турында газета битләрендә еш яктырта.

Минем Түбән Урысбага авылында туып үскән Рафил Хәйруллин турында язасым килә. Аны районда гына түгел, күрше республикада да яхшы беләләр. Белә генә түгел, ихтирам итәләр. Чөнки ул эшмәкәр. Авылда, калайдан рәшәткәләр чыгару җиһазын урнаштырып, матур-матур коймалар ясый. Бу төп бизнесыннан башка казлар үстерү белән дә мавыга. Бик каты атлар ярата. Бу шөгыле аңа әтисеннән күчкән инде.

Авыл өчен кайгырып, җанын атып йөрүче иң беренче кеше ул. Яхшы оештыручы. Элек авылга керә торган юл бик тә җимерек вакытта, ул кешеләр жыеп, яңгыр астында ат арбасына таш төяп, шушы керү юлына ничә рейс ясады икән? Арбаның көпчәкләре җимерелеп чыккач кына тукталды ул яңгырлы көнне. Ә бит шул ук юлдан бөтен кеше йөрде. Кайберләре мыскыллы елмаю белән генә узып киткәли иде. Зиратта өмә оештырып йөрүчеләрнең берсе тагын шул ук Рафил. Ярдәм кирәк булганда ул беренчеләрдән булып килеп җитәр.

Кайберәүләр гаиләсендә кайгы килгәндә Рафилгә мөрәҗәгать итәләр. Бөтен кеше моргка бара алмый. Кайбер кешеләрдән акча да алмый. «Ул миңа кайчандыр яхшылык эшләгән иде», – ди. Менә шулай, яхшылыкны оныта торган кеше түгел ул. Абхазиядән хәтле, иптәше шунда кинәт үлгәннән соң, машина яллап, мәетне алып кайтты. Бөтен нервларым бетте, диеп сөйләде. Бетәр дә шул. Сүзе туры һәм каты. Кемгәдер ошап бетмәсә дә, ул туры һәм ачы итеп әйтә белә. 90нчы еллардагы тәртипсезлекләр барышында авылда бәрелешләр була торган иде. Күрше республикадан килеп, кайберәүләр монда үз тәртибен куймакчы булды. Рафил бу вакытта, ничек курыкмагандыр, һәрбер төркемгә отпор бирүне оештырды.

Аның училищеда укыганда каратэ белән шөгыльләнүе кайбер әтәчләрнең башын тиз суытты. Моны күпләр хәтерли. Армиядә хезмәт иткәндә дә аңа иң авыр вакытлар туры килде. Аның сөйләгәннәреннән чәчләр үрә тора. Ышанмаслык, әмма факт каты әйбер. Авылның плотинасы барлыкка килгәннән соң аңа балык кем жибәрде? Рафил билгеле. Үз хисабына маймычлар алып кайтып, шунда озатылды. Буа елгасыннан малайлары белән тотылган балыклар, шулай ук, плотинада яши башлады. Ә ул үзе балыкчы түгел, кешеләргә әйбәт булсын диеп эшли ул аны. Елга буенда малайлары агач утырттылар. Аңа гына кирәкме бу? Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге ваемсызлыктан газап чигә. Әйдә, булышыйк, диеп торучылар бик аз. Үзләренә кереп бикләнгәннәр. Ә тел белән таулар күчерәләр.

Рафил өчен бөтен авыл тормышы да бик якын. Кемнәрнеңдер тупаслыгы, экологиягә төкереп караулары, табигатьне пычратулары аның күңелен тетрәндерә. Ә мондый кешеләр авылда бар. Урамга чүп түгүчеләр дә очраштыргалый. Нонсенс? Әмма факт.
Рафилнең 4 малае бар. Хатыны чибәр ханым. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Сәламәтлек! Мең яшә, бик тә лаеклы син моңа!

Азат Гыйсмәтов. Кече Ачасыр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: