Яшел Үзән

Авылда аена 41 мең сум акча эшләргә була

Шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары турында сүз телебезгә көннән-көн ешрак керә башлады.

Яшел Үзәндә, акрынлап булса да, ЛФХ, КФХ булып үз эшен булдыручылар саны арта. Безнең районда авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләр бүгенге көндә ни хәлдә яшәп ята, аларны нинди сораулар борчый икән соң? Күптән түгел узган күчмә семинарда шул сорауларга җавап табарга тырыштык.
Район башлыгы Александр Тыгин, урынбасары Фоат Шәмсиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин, авыл җирлеге башлыклары һәм без журналистлар иң беренче ноктага - Зур Ключи авылына юл тоттык. Элеккеге елларда бу авыл кош-корт үстерү белән дан тота иде. Хәзер исә күркә турында сүз кузгатсак, иң әүвәл эре фермер кооперативларының берсе Мәдьяровларны күз алдына китерәбез. Әйе, колхоз чорлары инде онытылып бара, алар урынына шәхси, крестьян, кооператив фермер хуҗалыклары оешып килә. Килгән кунакларга Нәфикъ Мадьяров 100 мең баш күркә үстерергә исәпләнгән фермалары, күркәләрне эшкәртү цехлары белән таныштырды. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында яктыртылачак.
Киләсе тукталыш - Карагуҗа авыл җирлеге. Бу авылга килгән саен бер күренеш күңелне тырный иде. Авыл башындагы колхоз чорыннан калган ташландык фермалар. Бу юлы азрак җылы керде: без яңа гына үз эшен булдырырга тырышып йөрүче Җиһаншиннар, Сөләймановлар һәм Җамалиевлар гаиләсе белән таныштык. Һәммәсенең дә эшләре уңайга китсә, әлегә җир алу буенча проблемалары юк түгел, Карагуҗа җирлеге тагын да үсәр, яшәр дип ышанасы килә.
Күчмә семинарның иң соңгы ноктасы - Олы Яке. Бу авылның исемен атауга монда нинди тырыш, үҗәт, булсын дип көнне төнгә ялгап эшләүчеләр яшәгәнлеген яхшы билгеле. Уңган терлекчеләр, яшелчәчеләр турында даими нәкъ менә шушы җирлектән язмалар әзерләвебез дә юкка түгел. Килгән саен кайдан шуның кадәр көч, энергия ала икән бу абый-апалар дип гаҗәпкә калып кайтабыз. Шушы җирлектә рәсми төстә ... крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Аларның күбесе инде бүгенге көндә үз аякларында нык басып торучылар. Нигездә яшелчә, җиләк үстерәләр, мөгезле эре терлек асрыйлар. Район башлыгын әле яңа гына крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган, беренчеләрдән булып бу җирлектә заманча җиһазландырылган - савым, сөт уздыргыч аппаратлары, суыткычы булган, 22 сыер сыйдырышлы ферма төзегән Фәрит Мостафин белән таныштырдылар. Шәһәрдән кайтып, туган авылында үз хуҗалыгын булдырган бу батыр егет турында газетабызда язган идек инде. Александр Тыгин да фермерның уй-ниятләре белән кызыксынып танышты.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.
Тулырак - газетаның 49нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: