Яшел Үзән

Авыл мәктәпләрендә тормыш кайный

Акъегет мәктәбендә сәнгать атналыгы узган, шулай ук ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар план буенча бара. Быел исә IX сыйныфны 13 укучы тәмамлый.

Яке мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгын зурлап билгеләп узган. Сугыш чоры җырлары фестивале, рәсемнәр бәйгесе, хәрби-спорт уеннары һәм башка чараларда актив катнашканнар. Шулай ук укучылар тыл хезмәтчәннәре белән очрашып, алардан интервью алып, презентацияләр ясаган. Быел исә IXны - 12 укучы, ә XI сыйныфны 7 укучы тәмамлый.
Татар Танае мәктәбе укучылары бар көчләрен биреп имтиханга әзерләнә. Шул ук вакытта чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә дә актив катнашалар, мәктәп яны бакчасында тырышып эшлиләр. Инде суган тишелеп килә, чәчәк рассадалары да матур гына үсеп киткән, шушы көннәрдә бәрәңге утыртканнар. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә дә әзерләнү бара.
Олы Ачасыр мәктәбе укучылары «Идел» укучылар оешмасының ту­ган көнен билгеләп узарга җыена. Алар аны табигать кочагында спорт уеннары белән, кечкенә Сабантуй буларак билгеләп уза. Шулай ук укучыларны «Гөрләвекләр», «Ташкыннар» оешмасына да кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: